+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 Май 2023, 06:40

БДИ тапшыручыларны нинди үзгәрешләр көтә?

Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26 майда башлана.

БДИ тапшыручыларны нинди үзгәрешләр көтә?БДИ тапшыручыларны нинди үзгәрешләр көтә?
БДИ тапшыручыларны нинди үзгәрешләр көтә?

Ул көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият һәм химия буенча сынау тотачак.


Беренче мәҗбүри фәнне, урыс телен, мәктәпне тәмамлаучылар 29 майда тапшырачак. Икенче мәҗбүри имтихан, база һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча, бер көндә — 1 июньдә узачак.


Узган елдагы кебек үк, унберенче сыйныф укучыларына аттестат алу өчен ике мәҗбүри фәнне — урыс теле һәм математика тапшыру җитә.


Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, агымдагы елда республикада Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 11нче сыйныфны тәмамлаучы 16 183 укучы тапшырачак. Шулардан быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 15 020, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 1017, колледж студентлары — 132 һәм 10 унынчы сыйныф укучысы, 20се — үткән елларда дәүләт йомгаклау аттестациясен тәмамламаган, 1се — чит ил гражданы.


Алда торган имтихан кампаниясенең яңалыгы — контроль-үлчәү материалларын дискларда имтиханнар үткәрү пунктларына тапшыру бетерелде. Быелдан барлык имтихан материаллары Федераль тест үзәгеннән имтихан көнендә якланган элемтә каналлары аша пунктларга тапшырылачак.


“Бу интернет челтәрендә мәгълүматның таралуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк", — дип билгели Айбулат Хаҗин.


Республикада имтиханнар барышын 100 эш урынына исәпләнгән өч Ситуация үзәге контрольдә тотачак. Моннан тыш, 300дән артык җәмәгать онлайн күзәтүчеләрен укытканнар. Аккредитацияне шулай ук 1,5 меңгә якын аудитор күзәтүчесе узачак.

Фото: api.rbsmi.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас