+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 Май 2023, 08:20

Дәүләкәндә лицей төзекләндерелде

Бүген Дәүләкәнгә эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасы буенча модернизацияләнгән 4нче лицейда булды. Уку йорты 2 корпуста урнашкан. Берсендә - башлангыч сыйныф укучылары, икенчесендә 5-11нче сыйныф балалары шөгыльләнә. Агымдагы елда лицейга барлыгы 1 025 бала йөри.

Дәүләкәндә лицей төзекләндерелдеДәүләкәндә лицей төзекләндерелде
Дәүләкәндә лицей төзекләндерелде

Узган елда 1956 елгы башлангыч мәктәп бинасын мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауның федераль программасы буенча модернизацияләгәннәр. Эшнең бәясе 56,9 миллион сум тәшкил иткән. Тагын 6,2 миллион сум - мәктәп территориясен һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә, ә 4,8 миллион сум уку җиһазлары сатып алуга юнәлтелгән.

Төбәк җитәкчесе уку сыйныфларын, ашханәне, спорт залын карады һәм башлангыч сыйныф укучылары белән аралашты. Педагогия коллективы республика җитәкчелегенә мәктәпне капиталь ремонтлау буенча федераль программага керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар билгеләп үткәнчә, бинаны модернизацияләү нәтиҗәсендә балалар хәзер бер сменада шөгыльләнәчәк.

- Башкортстанда Президентыбыз башлангычы белән мәктәпләрне комплекслы капиталь төзекләндерү программасын дәвам итәбез. Аның буенча акчаның бер өлеше - федераль бюджеттан, бер өлеше төбәк бюджетыннан бүленә. Быел без 77 бинада ремонт планлаштырдык. Барысы буенча да контрактлар төзелде, эшләр башланды, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Дәүләкәннең 4нче лицее ОБЖ һәм физкультура укытучысы Александр Парамонов белән дә аралашты. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

"Күзләре янып тора аның! Менә шундый педагогларны мин барыннан да бигрәк хөрмәт итәм, чөнки алар ярдәмендә шәхесләр үсә. Александр Александрович Парамонов "отчетлар" өчен эшләми. Балалар белән дәресләрдә дә, буш вакытта бергә. Нәтиҗә бар - лицей укучылары күп ярышларда җиңә. Иң катлаулы эш белән шөгыльләнүче – чын кешеләрне тәрбияләүче бөтен укытучыларыбызга рәхмәт!" - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru, социаль челтәрләрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас