+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 Май 2023, 05:53

Андрей Назаров вузара кампус проектын гамәлгә ашыру буенча стратсессияне ачты

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров “Торатау” Конгресс-холлында узучы “Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары студентлары кампусы” проектын гамәлгә ашыру буенча стратегик сессия эшен ачты.

Андрей Назаров вузара кампус проектын гамәлгә ашыру буенча стратсессияне ачтыАндрей Назаров вузара кампус проектын гамәлгә ашыру буенча стратсессияне ачты
Андрей Назаров вузара кампус проектын гамәлгә ашыру буенча стратсессияне ачты

Министрлар кабинеты башлыгы, әлеге эшчәнлекнең төп максаты - илдә яшәү өчен иң яхшы төбәк булдыру, дип искәртте. Бу фәннән, мәгарифтән һәм прогрессның әйдәүче көчләре булган студентлардан, галимнәрдән башка мөмкин түгел. Алдынгы технологик чишелешләрне һәм бизнес-идеяләрне җыю, анализлау һәм гамәлгә кертү буенча әйдәп баручы үзәк буларак, югары уку йортлары арасында кампус булдыру киләчәк үсеш һәм уңышка ирешү өчен нигез ташларының берсе булып тора.

- Кампусның беренче чиратын - «IQ-парк»ны быел тәмамлыйбыз. Концепция инде расланган. Уфа Фән һәм технологияләр университетына, Башкорт дәүләт медицина университетына һәм Уфа дәүләт нефть техник университетына үз локацияләре беркетелгән, аларның һәркайсы икешәр катта урнашачак, - дип аңлатты Премьер-министр.

Премьер-министр сүзләренә караганда, икенче локаль бурыч - кампусның төп чираты концепциясе, ул 11 мең квадрат метр мәйданда урнашачак. Якын арада аны расларга кирәк, бу уникаль объектны ике ел эчендә төзер өчен төзелешкә быел ук керешергә кирәк.

Андрей Назаров, гомумән алганда, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусын булдыру гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас