+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Май 2023, 17:21

Остазларның остазы кем булды?

Бүген Уфа күпфункцияле һөнәрчелек колледжы педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә “Башкортстан Республикасы мәгариф оешмаларында нәтиҗәле остазлык практиклары” республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Остазларның остазы кем булды?Остазларның остазы кем булды?
Остазларның остазы кем булды?

Конкурста мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары педагоглары һәм директорлары, шулай ук өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары, педагогик хезмәткәрләргә карата остазлык эшчәнлеге стажы булган педагоглар һәм директорлар катнашты. Конкурс ике этапта узды: беренчесе - читтән торып эшләү этабы; икенчесе - сынау этабы.

- Конкурс остазлыкның нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, республикабыз мәгариф оешмаларында остазлыкның социаль һәм һөнәри статусын күтәрү өчен үткәрелде, - диде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.

Беренче сынау нәтиҗәләре буенча 13 җиңүче һәм 30 лауреат билгеләнде. Алар икенче этапның икенче сынавына кертелде. Икенче этапның сынавы булып актуаль остазлык темаларына "түгәрәк өстәл" булды.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча жюри тарафыннан конкурсның абсолют җиңүчесе итеп – Чакмагыш районының Чакмагыш авылындагы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мостафина Рәзимә Исмәгыйль кызы билгеләнде.

Фото: Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас