

Һәр педагогик коллективның уңыш сере – тырыш хезмәт. Билгеле инде, бернәрсә дә үзеннән-үзе генә барлыкка килми, укытучы һәрвакыт эзләнергә, укырга, үз өстендә эшләргә, белемен камилләштерергә тиеш. Борынгылар әйткәнчә, кем алга бармый, шул артка тарта. Дөрестән дә, белемен даими баетучы укытучы гына укучыларын күп нәрсәгә өйрәтә ала. Әлбәттә, коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы, җитәкченең укытучыларның башлангычларын күреп алып, аларга үсәргә ярдәм итүе дә – уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез. Уфаның 65нче Татар гимназиясенең абруе, уңыш сере дә, беренче чиратта, сәләтле, тирән белемле, чәмләнеп эшләүче педагогларга бәйле.
Иң элек шунысын әйтергә кирәк: башкаланың Черниковка бистәсендә урнашкан уку йортына нигез 1952 елда салына һәм ул башта 15нче мәктәп буларак ишекләрен ача. 1956 елда белем учагы 65нче мәктәпкә әверелә, ә инде 1996 елда “Татар гимназиясе” статусын ала.
Бүген 65нче Татар гимназиясе шәһәр мохитендә үскән балаларга ана телен, гореф-гадәтләрен, халкыбыз тарихын өйрәтүдә зур көч сала. Милләтебез киләчәге — татар кызлары һәм егетләренең шушы белем учагында канаты ныгый, сәләтләре ачыла. Гимназиядә беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр һәммәсе дә татар телен өйрәнә. Төпле белем алган укучылар кыю адымнар белән республиканың, илнең мәртәбәле югары уку йортларына укырга керә.
Гимназияне Башкортстанның атказанган укытучысы, өч дистә елдан артык хезмәт стажы булган тәҗрибәле педагог Әнфисә Галимҗанова җитәкли. 1989 елда кулына диплом алып, биредә эш башлаган яшь белгечне дүрт елдан директорның укыту эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. Ә инде 2006 елда гимназия директоры вазыйфасын ышанып тапшыралар.
– Без 189 баладан башлаган идек, бүген 540 укучыга белем һәм тәрбия бирәбез. Шунысы куанычлы: гимназиядә белем алырга теләүче балалар саны елдан-ел арта. Безнең максат – балаларны татар теленә өйрәтү, аларны татар рухлы, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләү. Иң беренче чиратта ата-аналар белән берлектә эшлибез. Туган телне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш, – ди Әнфисә Фәрит кызы.
Бүген коллективта 28 укытучы хезмәт сала, алар гимназиянең беренче елларыннан ук урнаштырылган традицияләрне хөрмәт итә, абруен саклый. Барлык укытучылар да белемнәрен даими рәвештә камилләштерә һәм үзләренең педагогик осталыкларын яхшырту өстендә эшли, фәнни-гамәли конференцияләрдә, педагогик осталык бәйгеләрендә катнаша. Күпләр мәгариф өлкәсендәге мактаулы исемнәр белән бүләкләнгән.
Белем учагында шәһәр мохитендә үскән балаларга ана телен өйрәтүгә дүрт педагог – Ләйсән Насыйрова, Флүзә Сәмигуллина, Лилия Фаткуллина, Гүзәл Заһитова зур көч сала. Алар барысы да – “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы җиңүчеләре һәм финалистлары. Исемнәре республика күләмендә билгеле мөгаллимәләр төбәктә генә түгел, Казанда, Бөтенрусия күләмендә үткән бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Педагогларның өчесе – Ләйсән Насыйрова, Флүзә Сәмигуллина, Лилия Фаткуллина – “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. БДУ һәм БДПУның филология факультетларында белем алучы студентлар нәкъ шушы укытучылар канат астында беренче чирканчык ала – тәү тапкыр дәресләр үткәрә. Мөгаллимәләрнең район, шәһәр күләмендә туган тел укытучылары арасында да уртаклашыр тәҗрибәләре, эш алымнары бихисап. Шуңа да гимназиядә семинарлар, ачык дәресләр, осталык дәресләре еш үткәрелә.
— Туган тел укытучыларының хезмәт уңышлары турында сөйләгәндә иң элек биредә хезмәт салган, исеме киң билгеле укытучы, күпсанлы дәреслекләр авторы Лена Гайнетдинованы аерым билгеләп үтәргә кирәк. Кайчандыр курсташым Флүзә Сәмигуллина белән икебез конкурс нигезендә, абруйлы педагог белән әңгәмәне уңышлы үтеп, гимназиядә эш башладык. Лена Шәйдулла кызының фәһемле киңәшләре, укыту алымнары безгә, яшь укытучыларга, бу һөнәрне үзләштерүдә зур ярдәм булды. Без бүген дә ул салган эзләрдән атлыйбыз, традицияләрен дәвам итәбез. Нинди генә чарага әзерлек бармасын, бер-беребезгә ярдәмгә киләбез, киңәшләр бирәбез, — ди Ләйсән Өлфәт кызы.
Күңел биреп эшләгән эш нәтиҗәсез булмый, әлбәттә. Ана теле укытучыларының укучылары олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә җиңүләр яулап кына тора. Мәсәлән, 10нчы сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллин — чын-чынлап гимназия горурлыгы! Сәләтле егет бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында берничә ел рәттән призер булды. Быел Казанда узган төбәкара олимпиадада да призер исемен яулады ул. 11нче сыйныф укучысы Алина Рыгалованың уңышлары белән дә горурлана остазлары. Ул да Казанда призер булды. Күптән түгел Алина гүзәллек һәм яшьлек бәйгесе – “Татар кызы” республика конкурсында Гран-прига лаек булды.
Әлбәттә, туган телле, инсафлы балалар тәрбияләү биредә башлангыч сыйныфларда ук башлана. Беренче укытучылар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең җимешләре дә шундый була. Гүзәл Заһитова, Дания Бикбулатова, Айгөл Мөхлисова, Лилия Сәфәрова, Гүзәл Бикмәева, Гөлшат Котлыярова, Альбина Зыятдинова балаларны белемле, максатчан, хезмәт сөючән кешеләр итеп тәрбияләүдә вакыт белән исәпләшми. Укучылары туган телне яхшырак белсен, аралашсын өчен милли матбугаттан да уңышлы файдалана алар. Аларның укучылары беренче сыйныфтан “Әллүки” журналын укый. Укытучы апалары журналны дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда даими куллана.
– Без барыбыз да “Әллүки”не яратып укыйбыз, ай саен килгәнен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Әкиятләрен, хикәяләрен кызыксынып укыйбыз, ярыша-ярыша башваткычлар чишәбез, рәсемнәрен буйыйбыз. “Әллүки” белән дәресләр тагын да күңеллерәк, кызыклырак үтә, — ди 2 “б” сыйныфы җитәкчесе Дания Миртимер кызы.
Шунысы үзенчәлекле: Татар гимназиясендә, белем бирү белән бергә, укучыларның сәләтен үстерүгә, күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелә. Гимназиядә татар халкының борынгыдан килгән йолалары – “Сөмбелә”, “Сабантуй”, “Нәүруз”, “Нардуган”, “Каз өмәсе” кебек бәйрәмнәрен үткәрүнең матур традициясе күптәннән яшәп килә. Татар курчак театры, татар журналистикасы, кул эшләре түгәрәкләре уңышлы эшли. Укучылар “Ләйсән” вокаль ансамбленә, “Бәйрәм” балалар бию ансамбленә , “Өмет” театр-студиясенә яратып йөри.
Әйткәндәй, бу коллективлар еш кына шәһәр күләмендәге мәртәбәле чараларны бизи, конкурс-фестивальләрдә республика данын яклый. Мәсәлән, Чулпан Бариева җитәкчелегендәге “Ләйсән” вокаль ансамбленең матур җиңүләре турында бик озак сөйләргә мөмкин. Соңгы вакытта гына да вокаль коллектив Г. Әлмөхәммәтов исемендәге “Мирас” IV Республика фестиваль-конкурсында, Башкортстан башкаласының IV ачык фестивалендә, яшь талантларның “Башкортстан башкаласы йолдызчыклары” ачык шәһәр конкурсында, “Алтын мирас“ халык һәм йола җырлары бәйгесендә, шәһәр күләмендә үткән “Уфа — дуслык һәм татулык шәһәре” иҗади конкурсында призлы урыннар яулаган. Чулпан Мидхәт кызының балаларның сәләтен ачуга, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, халкыбызның бай мирасын – онытылып барган җырларын тергезүгә, аларны балаларга өйрәтүгә зур көч салуы аеруча соклануга лаек.
Шунысы сөенечле: 65нче Татар гимназиясендә укучы кызлар һәм малайлар татар телендә иркен сөйләшә, җырлый, шигырьләр сөйли. Аларның чыгышларын караудан һәрвакыт рухи кинәнеч аласың, милләтең өчен горурлык хисләре кичерәсең.
– Укытучыларыбызның хезмәт нәтиҗәсе бу. Милли бәйрәмнәрнең, гореф-гадәтләрнең туган телгә сөю уятуда кыйммәте зур. Балаларга татар халкының милли йолаларын кечкенәдән аңлатсак, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмаячак. Алар, һичшиксез, үз телләре белән горурланучы, рухи байлыкларны саклаучы дәвамчыларыбыз булып үсәчәк, — ди Әнфисә Фәрит кызы.
Укучыларга белем бирүдә педагоглар этномәдәни компонентлардан да уңышлы файдалана. Билгеле булуынча, 65нче Татар гимназиясе элек-электән “Мирас” этнографик музее белән дан тота. Ул татар өе кебек эшләнгән, экспонатларга бай, экспозицияләрнең эчтәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә. Биредә татар, башкорт, урыс һәм башка халыкларның көнкүреш һәм сәнгать предметлары тупланган. ХVIII гасырда кулланылган гөбе, юлпыч, сандык, сөлге-паласлар һәм башка эксклюзив әйберләр – болар барысы да коллектив, әти-әни тарафыннан республикабызның төрле районнарыннан җыелган һәм музейда кадерләп саклана.
Белем учагы 2020 елда “Татар телен саклау һәм үстерү һәм музей-белем бирү комплексы нигезендә мәдәниятара аралашуны тәрбияләү” проекты белән җиңү яулады һәм бер миллион сум грант отты. Республика Башлыгы гранты нигезендә музей интерактив техника, заманча корылмалар, милли костюмнар белән баетылды. Гимназиянең интерактив музей-сайтын булдыру исә виртуаль экскурсияләр үткәрү мөмкинлеге биргән. Хәзер биредә фәнни конференцияләр оештырыла, татар теле һәм әдәбияты, Башкортстан мәдәнияте дәресләре аеруча җанлы үтә.
65нче Татар гимназиясенең сөйләрлек, күрсәтерлек тарихы да, горурланырлык уңышлары да бихисап. Белем учагы киләчәктә дә милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен саклардай белемле шәхесләр тәрбияләсен!
Динар Кәлимуллин фотосы.