+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Май 2023, 09:15

Имтиханнар башланды!

Бүген 9нчы сыйныфлар өчен беренче сынау үтә.

Имтиханнар башланды!Имтиханнар башланды!
Имтиханнар башланды!
Бүген, 24 майда, Башкортстан мәктәпләрендә физика, биология, тарих буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен барлыгы 48 291 тугызынчы сыйныф укучысы теркәлгән. Аларның 11 907се бүген: физиканы — 3991, биологияне — 6998, тарихны 918 укучы тапшыра.
Имтиханнар сәгать 10да башланды. Физика һәм тарих буенча төп дәүләт имтиханы — өч сәгать, биология буенча ике сәгать ярым дәвам итә.
9нчы сыйныфлар өчен барлыгы 405 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Элегрәк язуыбызча, 9нчы сыйныф укучыларына аттестат алу өчен 4 имтихан тапшырырга кирәк: урыс теле, математика һәм сайлау буенча тагын ике фән.
Исегезгә төшерәбез, чыгарылыш сыйныф укучысы авырып, җитди сәбәп аркасында имтиханда катнаша алмаса, комиссия яңадан бирү өчен резерв көннәр билгели. Бу 26 июньнән 1 июльгә кадәр мөмкин булачак.


Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас