

Бүген, 26 майда, Русиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды. Беренче көнне укучылар берьюлы өч фән— әдәбият, география һәм химия буенча сынау тотты.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу өч фән буенча имтиханны 3,5 меңнән артык укучы тапшырды. Чыгарылыш укучыларының күпчелеге химия — 2388 кеше, әдәбият — 802 һәм географияне 402 кеше сайлаган.
Исегезгә төшерәбез, география буенча БДИда минималь балл — 37 , әдәбият буенча — 32, химия буенча 36 балл тәшкил итә. Дәүләт имтиханнарында катнашучылар үз нәтиҗәләрен 13 июньнән дә соңга калмыйча беләчәк.
БДИның төп этабы 26 майдан 20 июльгә кадәр үтәчәк. Агымдагы елда республикада Бердәм дәүләт имтиханын 16 183 кеше тапшырачак. Шулардан быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 15 020, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 1017, колледж студентлары — 132 һәм 10 унынчы сыйныф укучысы, 20се — үткән елларда дәүләт йомгаклау аттестациясен тәмамламаган, 1се — чит ил гражданы.
Унберенче сыйныф укучылары өчен 29 майда — урыс теле, 1 июньдә — математика (база һәм профиль дәрәҗәләре), 5 июньдә — тарих һәм физика, 8 июньдә — җәмгыять белеме, 13 июньдә — биология, 13 июньдә — чит телләр (язма өлеш), 16 һәм 17 июньдә — чит телләр (телдән сөйләм өлеше), 19, 20 июньдә информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар планлаштырылган.
Быел имтихан кампаниясенең яңалыгы — контроль-үлчәү материалларын дискларда имтиханнар үткәрү пунктларына тапшыру бетерелде. Быелдан барлык имтихан материаллары Федераль тест үзәгеннән пунктларга имтихан көнендә якланган элемтә каналлары аша тапшырылачак.
Фото: bashinform.ru