+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 Май 2023, 15:27

М. Акмулла исемендәге БДПУда яңа аудитория ачылды

"Педагог һәм остаз елы"нда Акмулла университетында танылган тюрколог-лингвист, филология фәннәре докторы, профессор Талмас Мәгъсүм улы Гариповны исемле аудитория ачылу һәм «Гарипов укулары» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе белән хөрмәтләделәр. Чаралар Т. М. Гарипов исемендәге «Turco-Slavica» лингвистик академия» проекты кысаларында уздырыла. Проект югары уку йорты тарафыннан Башкортстан Башлыгы гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.

М. Акмулла исемендәге БДПУда яңа аудитория ачылдыМ. Акмулла исемендәге БДПУда яңа аудитория ачылды
М. Акмулла исемендәге БДПУда яңа аудитория ачылды

Бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Т.М. Гариповның исемле аудиториясе ачылды. Анда профессорның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында материаллар җыелган. Матур стендларда профессорның биографиясе, аның фәнни кызыксынулары өлкәсе, ул белгән телләрнең алфавитлары күрсәтелгән.

Талмас Мәгъсүм улы турында үз истәлекләре белән Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин уртаклашты.

- Талмас Мәгъсүм улы бүген университетка, укучылары һәм хезмәттәшләре янына кайтты. Зирәк һәм игелекле кеше белән аралашу, аның үгет-нәсыйхәтләрен алу мөмкинлеге булмау бераз кызганыч. Ләкин аның турында яхшы хатирәләр безнең хәтердә һәрвакыт сакланачак, - диде Раил Әсәдуллин.

Тантанада Талмас Мәгъсүм улы Гариповның хезмәттәшләре һәм укучылары катнашты. Уку йортының урыс теле, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы мөдире Гөлнара Кудинова Т. М. Гарипов исемендәге «Turco-Slavica» лингвистик академия» проекты турында сөйләде. Шулай ук исемле аудиторияне ачу тантанасында Т. М. Гариповның улы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа биология институты өлкән фәнни хезмәткәре Тимур Гарипов чыгыш ясады.

Шулай ук бу көнне университетта профессорның 95 еллыгына багышланган «Гарипов укулары» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Фото: М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты матбугат хезмәте

М. Акмулла исемендәге БДПУда яңа аудитория ачылды
М. Акмулла исемендәге БДПУда яңа аудитория ачылды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас