+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 июнь 2023, 14:15

Республика балалары эшлекле форумга җыелды

Бүген Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында “АРТ-Корылтай. Балалар” өченче мәдәни форумы уза.

Республика балалары эшлекле форумга җыелды
Республика балалары эшлекле форумга җыелды
Бүген, җәйнең беренче көнендә, бик матур бәйрәм — Халыкара балаларны яклау көне. Бу бәйрәм дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул балаларның яшәүгә, фикер ирегенә, белем алуга, ял итүгә хокукларын үтәү, физик һәм психологик көч кулланудан саклау, гуманлы һәм гадел җәмгыять формалаштыру өчен кирәкле шартлар буларак балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеген искә төшерергә тиеш. Башкортстанда бүген төрле мәдәни чаралар оештырыла. Башкортстанның Экология министрлыгы бу көнне И.Якутов исемендәге паркта “Экология балалар күзләре белән” балалар бәйрәме үткәрә. Аның кысаларында балалар рәсеме конкурсы, сабын куыклары шоуы, осталык дәресләре һәм конкурслар узачак.

Бүген Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында “АРТ-Корылтай. Балалар" өченче мәдәни форумы уза. Чарада республиканың сәләтле һәм талантлы балалары, төрле конкурслар һәм иҗади проектлар җиңүчеләре һәм лауреатлары, шулай ук мәдәният өлкәсе мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы педагогик хезмәткәрләре катнаша.

Бүгенге чара кысаларында эшлекле, белем бирү һәм күңел ачу программалары планлаштырылган. Яшь дусларыбызга вокал, төрле музыка коралларында уйнаучы, хореография, халык иҗаты, кино һәм театр осталары белән очрашу бәхете тия. Кызлар һәм малайларны арт-мәйданчыклар, осталык дәресләре, сәнгать эшләре күргәзмәләре, интерактив мәйданчыклар, тематик иҗади зоналар, төрле проектлар презентацияләре һәм “Башкортостан – Евразия йөрәге. Киләчәккә караш" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү көтә.

 Балалар үзләрен актерлык өлкәсендә сынап карый, режиссура һәм балалар анимациясе буенча осталык дәресләрендә катнаша ала.

Сабыйларыбыз әти-әниләре кочагында, балачакның бәхетле мизгелләрен кичереп, сау-сәламәт, акыллы, булдыклы кызлар һәм егетләр булып үссен! Тирә-ягыбыз аларның шатлыклы көлү тавышларына күмелсен!

Алина Сабитова фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: