+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 июнь 2023, 14:05

Унберенчеләргә уңышлар телибез!

1 июньдә Башкортстанның чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча имтихан тапшыра.

Унберенчеләргә уңышлар телибез!
Унберенчеләргә уңышлар телибез!
Бүген, 1 июньдә, Башкортстанда чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы язачак. Әлеге имтихан — 11нче сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булган ике сынауның берсе.
Төбәк мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 150 имтихан тапшыру пунктында 14 977 укучы сынау узачак, шуларның 7 799ы — профильле дәрәҗәдәге, 6 977 укучы база дәрәҗәсендәге математика, ә 201е дәүләт чыгарылыш имтиханы язачак.
Исегезгә төшерәбез, профильле дәрәҗәдәге математиканы югары уку йортына керү өчен нәтиҗәләр кирәк булган укучылар сайлаган. База дәрәҗәсендәге математика нәтиҗәләре урта гомуми белем турында аттестат алу өчен генә кирәк.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИда билгеләнгән минималь балл — 27 балл тәшкил итә, ә кызыл аттестат алу өчен бу фән буенча ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк.
Математика буенча дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре 16 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: