+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июнь 2023, 14:00

“Яраткан эшемнән Ходай аермасын!”

Укытучы — бик кызыклы, иҗади һәм мавыктыргыч һөнәр. Ул дөньяга бер керсәң, һич чыгам димә! Әлеге һөнәрне, балаларны яраткан, аны ихластан бирелеп башкарган укытучы, алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, башкага алыштырмый. Прибельский урта мәктәбенең Иске Шәрәй филиалында эшләүче яшь укытучы Регина Бәширова да, мәгариф өлкәсенә урау юллар белән килеп керсә дә, бүген үзенең тормышын яраткан эшеннән, балалардан башка күз алдына да китерә алмый һәм язмышында шундый борылыш ясаганы өчен һич кенә дә үкенми. Киресенчә, юл күрсәтүчеләргә, бу һөнәрне үзләштерергә өндәүчеләргә ул чиксез рәхмәтле генә.

“Яраткан эшемнән Ходай аермасын!”
“Яраткан эшемнән Ходай аермасын!”
Шулай булмыйни?! Әнә бит балалар да, ата-аналар да аны шулкадәр ярата һәм ихтирам итә. Әлбәттә, авыл җирендә эшләү бик җиңелдән түгел, өстәвенә, балалар аз булу сәбәпле, аның канаты астында ике сыйныф укучылары белем ала. Мәктәпкә килүенә дә дүрт ел үтеп киткән. Быел башлангыч сыйныф укытучысы үзенең беренче карлыгачларын очырды.
– Чыннан да, үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән дүрт ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булды. Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым, үзем дә алардан күп нәрсәгә өйрәндем, — ди Регина Галиәхмәт кызы.
Әйе, укучыларны да төрле хисләр били. Шатланалар, чөнки хәзер алар тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәрелә. Шул ук вакытта күзләрендә моңсулык та сизелә. Үзләренең яраткан укытучы апаларыннан башка үзаллы тормышка ничек өйрәнеп китәрләр икән?
Архангель районы үзәгендә туып-үскән кыз мәктәп тәмамлау белән икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Аннары Стәрлетамак мәдәният техникумында хореограф белгечлеген алып чыга. Әйткәндәй, бию балачактан яраткан мавыгуларының берсе була. Иске Шәрәй авылына абруйлы мәгариф ветераны, барлык гомерен урындагы мәктәпкә багышлаган, дистә еллар дәвамында аңа җитәкчелек иткән Гомәр Бәшировның гаиләсенә килен булып төшә – аның өлкән улы Илнур белән гаилә коралар. Шуңа урындагы мәктәптә эш тәкъдим иткәч, ире дә аны хуплый гына. Шулай итеп, ул М. Акмулла исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлап, бирегә эшкә урнаша.
Бүген инде Регина Бәширова – башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүдән тыш, районның Пионерлар һәм укучылар йортында өстәмә белем педагогы да. Мәктәптәге барлык мәдәни чаралар аның җитәкчелеге астында әзерләнә. Шул ук вакытта мәктәпкә эшкә урнашу белән “Эксклюзив” бию түгәрәген оештырып җибәрә. Бүген анда егермегә якын бала шөгыльләнә. Исеменнән үк күренүенчә, бар яклап та үзенчәлекле алар: халык биюләрен дә, заманчаларын да өйрәнәләр. Шул ук вакытта авыл, район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә дә чыгыш ясыйлар, аларның уңышларын күпсанлы дипломнары дәлилләп тора.
Өстәвенә, мәктәптә, авылда, район күләмендә узган барлык бәйрәмнәрне үзләренең чагу биюләре белән бизиләр. Әле менә район Сабантуена әзерләнәләр. Ел саен алар аны ачуда катнаша. Узган елда татар биюен башкарсалар, быел тагын берничә мәктәп укучысы белән патриотик бию әзерлиләр.
Ике эшне бергә алып баруга бер дә зарланмый укытучы. Киресенчә, үземә дә, балаларга да зур канәгатьлек китерә торган бу шөгыль төп эшемә зур ярдәмче булып тора, ди ул.
Хезмәттәшләре әйтүенчә, үз эшенә бик таләпчән ул: һәр дәресенә балаларга төпле белем бирерлек итеп, җентекләп әзерләнә.
– Регина Галиәхмәт кызы – тырыш, гүзәллеккә омтылучы, көчле ихтыярлы кеше. Ул нинди генә эшкә тотынмасын – дәрес бирүме, биюләр өйрәтүме, бәйгеләрдә катнашумы, ата-аналар белән эшләүме, утырышларда чыгыш ясаумы – аларның барысын да хатын-кызга хас булган югары зәвык, самимилек, игътибар, таләпчәнлек белән башкарып чыга. Әле яшь булуына карамастан, аның һәр эше төгәллек, сабырлык, йомшаклык һәм миһербанлылык белән сугарылган, – ди Иске Шәрәй мәктәбе мөдире Ләйсән Моталлапова.
– Укучыларына бик таләпчән, дисәләр дә, балаларыбызның бер дә зарланганын ишетмәдек. Минем улым Айгиз аны бигрәк ярата. Яхшы укудан тыш, укытучысы җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә дә зур теләк белән йөри. Безнең балалар өчен ул – икенче әни. Дүрт ел эчендә без бер гаиләгә әверелдек. Регина Галиәхмәт кызының безне берләштерүдә дә өлеше әйтеп бетергесез, – ди Әлфия Бәширова, барлык ата-аналар исеменнән чиксез рәхмәтләрен җиткереп.
Әйе, укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаган ул. Бүген балалар арасында булуы, мәктәп тормышы белән янып яшәве белән бик тә бәхетле саный үзен. Ул нәкъ үз урынында: укучыларга белем биреп кенә калмый, яшь буынны үзенең иҗади алымнары белән, заман таләпләрен исәпкә алып, күпкырлы шәхес итеп тәрбияләргә тырыша. Балаларның сәләт­ләрен ачу, аларны үстерүгә дә зур игътибар бирә. Хезмәт тәрбиясе дә тиешле урында. Үзе­­нең укучылары һәм бию түгәрәге әгъза­лары белән авылдагы өлкән кешеләргә дә ярдәм итәләр, урындагы һәйкәлне тәртиптә тоту да – алар өстендә. Кыскасы, авылны тө­зекләндерү буенча үткәрелгән бихисап өмәләрдә дә актив катнашалар.
Берничә тапкыр Регина Галиәхмәт кызы­ның дәресендә, “Эксклюзив” бию түгәрәгенең күнекмәләрендә булырга һәм чараларда укучыларының чыгыш ясауларын күзәтергә туры килде. Бервакытта да тавышын күтәрми, ихлас елмаюы, ягымлы тавышы белән һәр укучыны үзенә карата алуына игътибар иттем. Укучылар да аның һәр сүзен ишетми калмыйм, дигәндәй, игътибар белән тыңлый, ул өйрәткән күнекмәләрне шулкадәр җитез башкара — карап торуы рәхәт. Ләкин мондый нәтиҗәгә ирешү өчен күпме көч, вакыт, тырышлык һәм осталык кирәк.
Мөгаллимәнең үзенең дә башкарган эшеннән канәгатьлек кичерүе күренеп тора. “Яраткан эшемнән Ходай аермасын! Авылда балалар саны артсын, ә без, укытучылар, аларга төпле белем һәм яхшы тәрбия бирү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, — ди яшь укытучы.
Мин дә аңа сокланып, шундый укытучылары булган укучылар нинди бәхетле, дип уйлап куйдым.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Фотолар Регина Бәшированың шәхси архивыннан.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: