+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 июнь 2023, 15:27

Кампус төзүгә җитди көчләр җәлеп ителә

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусы төзелеше буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.

Кампус төзүгә җитди  көчләр җәлеп ителә
Кампус төзүгә җитди көчләр җәлеп ителә

Андрей Назаров билгеләгәнчә, төзелешнең икенче чиратын формалаштырыр алдыннан объектның визуаль өлешен формалаштыру өчен аны шәһәр архитектурасына керткәндә республика башкаласының төрле нокталарыннан карау анализы үткәрелгән. Шулай ук «Главгосэкспертиза России»ның мәгълүмат системасына кампусның беренче чираты буенча төзәтелгән проект документациясен кертә башладылар.

Утырыш башында Премьер-министр кампусның беренче чиратына җентекләп тукталды.

- Бүген мәйданчыкта өч сменада 270 кеше эшли. Узган атнада грунтларны һәм 30 колоннаны көчәйткәннәр. Яраксыз хәлгә килгән урыннарны сүтү, шулай ук стеналарны һәм идәннәрне гидроизоляцияләү 80 процентка башкарылган. Концессия килешүе кысаларында финанслау билгеләнгән тәртиптә алып барыла, - диде Министрлар кабинеты җитәкчесе.

Киңәшмәдә, шулай ук, төзелешнең икенче чираты турында җентекле фикер алыштылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: