+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Июня 2023, 07:37

УДНТУның стартап-студиясе дә биредә булачак

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦ студентлар кампусы Башкортстанның фән, мәгариф һәм яшьләр технологик эшкуарлыгын үстерү үзәге булачак.

УДНТУның стартап-студиясе дә биредә булачакУДНТУның стартап-студиясе дә биредә булачак
УДНТУның стартап-студиясе дә биредә булачак

Бу - берьюлы берничә югары уку йорты эшчәнлеген берләштерүче территория. Уфа дәүләт нефть техник университеты - шуларның берсе. Югары уку йорты кампусында вуз берьюлы берничә мәйданчык урнаштырырга планлаштыра, шуларның берсе университет стартап-студиясе булачак.

УДНТУның стартап-студиясен үткән елда "Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды" һәм югары уку йортында технологик эшкуарлык үсеше өчен шәхси инвесторлар төркеме ярдәмендә ачтылар. УДНТУ илнең әлеге проект гамәлгә ашырыла торган 20 югары уку йорты сафына керде.

- Вузара кампуста УДНТУның cтартап-студиясен урнаштыру - ул УДНТУның эшкуарлык миссиясен һәм Башкортстанның башка югары уку йортларын үстерү стратегиясен логик дәвам итү. Ул, "кайнау нокталары" һәм акселерацион программалар белән беррәттән, республикада университет технологик эшкуарлыгын алга җибәрүнең бер элементы булачак, - дип билгеләде cтартап-студия җитәкчесе, УДНТУның технологияләр трансферы идарәсе башлыгы Сергей Гладких.

Башкортстан вузларының консорциумы эшкуарлык башлангычларын үстерү өчен җиде төп юнәлеш билгеләде инде: нефть-газ проектлары, декарбонизация технологияләре, IT, медицина, мәгариф, аграр проектлар һәм «яңа тормыш мохите».

Хәзер студия командасында берничә университет хезмәткәре, укытучылары һәм студентлары эшли, илнең әйдәп баручы үсеш институтлары һәм технологик партнерлар белән хезмәттәшлек җайга салынган. 2024 елга cтартап-студия эшенә 250 студент җәлеп итү планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас