

Агымдагы елда Башкортстанда 4 балалар җәйге сәламәтләндерү лагеренда 6 яңа корпус ачылды. Аларны шәһәр читендәге лагерьларда тиз төзелә торган модульләр булдыру буенча федераль проект буенча төзегәннәр.
Быел республикада барлыгы 1663 балалар лагере эшли. Аларда 500 меңгә якын бала ял итәчәк.
Бу хакта Башкортстан белән идарә итү үзәгенең БСТдагы “Сәлам” программасының туры эфирында мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова сөйләде.
Барлык лагерьлар да тикшерү узган — монда санитар, янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы режимны төгәл үтиләр. Хәтта Ата-аналар көне дә катгый билгеләнгән территориядә узачак — әле ковидка каршы чикләүләр гамәлдә.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында балаларның ял итү оешмалары реестрында Башкортстанның гамәлдәге балалар сәламәтләндерү лагерьларының тулы исемлеге бирелгән: https://education.bashkortostan.ru/documents/active/422307/
Динар Кәлимуллин фотосы.