+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 июнь 2023, 07:30

Башкортстан укучылары җиңү яулап кайта!

Үзбәкстанда химия буенча Халыкара олимпиада узды.

Башкортстан укучылары җиңү яулап кайта!Башкортстан укучылары җиңү яулап кайта!
Башкортстан укучылары җиңү яулап кайта!

Үзбәкстанның Хива шәһәрендә 12-16 июньдә Абу Райхан Беруни исемендәге химия буенча Халыкара олимпиада узды. Хива бөтен дөньядагы 15 илдән: Русия, Бразилия, Һиндстан, Грузия һәм башкалардан 130 яшь химия белгечләрен җыйды. Башкортстан командасы җитәкчесе Айнур Гомәров — Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе (АНОД) остазы.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Башкортстан җыелма командасы 2 медаль яулады. Дипломантлар — Республика инженерлык лицей-интернатының 10нчы сыйныф укучылары. Данил Моталлапов һәм Ильяс Моталов Олимпиаданың бронза медаль ияләре дип танылды. Мәктәп укучыларын әзерләү белән Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе белгечләре шөгыльләнде.

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас