

Җәмгыять белеме буенча 7 чыгарылыш сыйныф укучысы максималь 100 балл алган, ә 736 укучы имтиханны 81 һәм аннан да югарырак баллга язган. Имтиханда барлыгы 5272 укучы катнашты, дип хәбәр итәләр төбәк министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Стәрлетамакның 5нче мәктәбен тәмамлаучы Виктория Газизованың ике фәннән 100 балл алуы билгеле булды. Бу хакта Стәрлетамак хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов хәбәр итә һәм кызны нәтиҗәле уңышлары белән котлый. Виктория урыс теле һәм җәмгыять белеме буенча максималь балл җыйган. Ул Башкортстанда шундый югары нәтиҗәләргә ирешкән икенче укучы. Билгеле булуынча, Әлшәй районының Шафран авылы мәктәбен тәмамлаучы Мария Кутьенкова берьюлы ике фәннән: урыс теле һәм химия буенча максималь 100 балл җыйды.
Элегрәк тарих һәм физика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Тарих буенча имтиханны 1665 кеше тапшырды, 5 укучы 100 балл алды, имтиханны 81 һәм аннан югарырак баллга 265 укучы тапшырды. Физика буенча 11 укучы — 100 балл, 387 укучы 81 һәм аннан югарырак балл җыйды. Имтиханны барлыгы 2460 кеше тапшырды. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИда 2 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл алды. Урыс теле буенча — 24, география буенча — 3, әдәбият буенча — 1, химия буенча 17 укучы 100 балллы нәтиҗә күрсәтте.
Билгеле булуынча, 2021 елдан башлап, Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенә караган төбәк вузларына укырга кергән республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга ел саен 150 мең сум күләмендә төбәк Башлыгының бер тапкыр бирелә торган премиясе булдырылган.
Фото: из архива школы № 5 Стерлитамака.