+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 июнь 2023, 10:35

Галимнәрнең эше нәтиҗәле дә, уңышлы да

Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусы лабораториясе үз эшенең нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Галимнәрнең эше нәтиҗәле дә, уңышлы даГалимнәрнең эше нәтиҗәле дә, уңышлы да
Галимнәрнең эше нәтиҗәле дә, уңышлы да

Уфа фән һәм технологияләр университетының нейрокогнитив геномика лабораториясе хезмәткәрләре Халыкара конференцияләрдә катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Нейрокогнитив геномика лабораториясе төзелә торган Евразия фәнни-белем бирү үзәге студентлар кампусының IQ-паркы бинасында барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта галимнәр мегагрант кысаларында молекуляр-генетик һәм социаль-демографик маркерларны комплекслы анализлау белән шөгыльләнә.

Нейрофәннәр һәм биологик психиатрия буенча «Стресс һәм тәртип» 29 нчы халыкара еллык конференциясендә, «Заманча психологиядә фәнни тикшеренүләр: проблемалар, казанышлар, инновацияләр» фәнни-гамәли конференциясендә, «трансдисциплинар киңлектә нейропсихиатрия» Бөтенрусия конгрессында, шулай ук «Мәгарифкә фундаменталь психология» семинарында Нейрокогнитив геномика лабораториясе хезмәткәрләре башкарылган эш нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр. Конференцияләр Русиядә генә түгел, Әрмәнстанда, Үзбәкстан Республикасында да узды.

—Идентификацияләнгән геннарның структур үзенчәлекләрен билгеләү коронавирус инфекциясеннән соң хәтер һәм игътибар белән проблемалар барлыкка килү куркынычын фаразлаучы тест-системалар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, — дип белдерә Уфа фән һәм технологияләр университетының биология фәннәре кандидаты Анастасия Казанцева.

 

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас