Татар әдәбиятының күп гасырлык бай тарихы бар. Чит илләрдә барлыкка килгән язма рухи мирасыбыз да аның аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Дөрес, Русия җәмгыятендә төрле дәверләрдә булган сугыш зилзиләләре, ачлык фаҗигаләре һәм башка сәбәпләр аркасында туган-яшәгән урыннарыннан кубарылып, чит илләргә киткән яки китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез, аларның тормыш-көнкүреше, мөһаҗирлектәге әдәби-мәдәни хәрәкәт турында инде шактый өйрәнелгән. Аның аерым концептуаль проблемалары Ибраһим Нуруллин (1923–1995), Илбарис Надиров (1925–2009), Әбрар Кәримуллин (1925–2000), Миркасыйм Госманов (1934–2010), Хатыйп Миңнегулов, Флүн Мусин (1939–2009), Надир Дәүләт (1944–2021), Рафаэль Адутов, Рөстәм Гайнетдинов, Лариса Усманова һ. б. тикшеренүчеләрнең хезмәтләрендә ачык чагылыш тапты. Октябрь инкыйлабына кадәр үк илдә абруй казанган язучы, драматург, публицист, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның (1878–1954) тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында егерме диссертация (тел һәм әдәбият буенча ике докторлык, унҗиде кандидатлык, тарих буенча бер кандидатлык) якланды, татар, төрек, урыс, азәрбайҗан телләрендә күп кенә монографияләр, фәнни конференция материаллары һәм мәкаләләр басылып чыкты. Ләкин ирешелгән казанышлар бу өлкәдәге барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп бетерде дигән сүз түгел әле.
Шөкер, хәзерге вакытта әнә шул юнәлештә нәтиҗәле эшләүче урта буын галимнәребез дә бар. Аларның берсе – филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Салихҗан улы Мансуров.
И. С. Мансуров 1973 елның 27 июнендә Башкорт АССРның (хәзер – Башкортстан Республикасы) Чакмагыш районы Яңа Карьяуды авылында туган. Башлангыч һәм урта белемне туган авылындагы мәктәптә ала. Шул вакытларда ук мәдәни чараларда актив катнаша башлый: концерт-тамашаларны алып бара, бию коллективлары белән чыгышлар ясый, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли. Районның “Игенче” гәзитендә мәкаләләре басыла башлый. Баш мөхәррир Х. Басыйров тәкъдиме белән редакция каршындагы яшь хәбәрчеләр мәктәбендә дә укый.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иске Сөрмәт мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта (1990–1991).
Югары белем алу теләге аны 1991 елда Башкорт дәүләт университеты (хәзер — Уфа фән һәм технологияләр университеты) филология факультетының татар-урыс бүлегенә алып килә. Анда уку дәверендә төркем старостасы вазыйфасын башкара, бүлек каршында эшләп килүче “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәге эшендә актив катнаша. Бер үк вакытта укытучы-остазлары Камил ага Дәүләтшин (1935–2013) һәм Алмас абый Шәйхулов (1945–2022) тәкъдиме белән мөһаҗирлектәге татар әдипләренең иҗатлары белән кызыксына башлый һәм ул җитди шөгыльләнүгә әверелә. Аерым шагыйрьләрнең әсәрләрен латин графикасыннан гамәлдәге татар алфавитына күчерә, аларны фәнни нигездә тикшерә, нәтиҗәләрен студентларның фәнни конференцияләрендә бәян итә. Диплом эшен, әлбәттә, шул темага язып, уңышлы яклый.
1996 елда укуын тәмамлагач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының (хәзер —Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы) урыс телен милли мәктәпләрдә укыту кафедрасында, соңрак татар һәм чуваш филологиясе кафедрасында ассистент булып эшли башлый.
Фәнни квалификациясен күтәрү максатында 2000–2003 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетының (хәзер – Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантураның көндезге бүлегендә укыды. Профессор Р. К. Әмировның фәнни җитәкчелегендә “ татар әдәбияты һәм Гаяз Исхакыйның эмиграция чорындагы иҗаты” дигән темага диссертация язды. Эш барышында ул үзенә хас тырышлык белән шөгыльләнде: аралар ерак булуына карамастан, Казанга еш килеп, бай материал туплады, темасына якын тикшеренүче галимнәр белән аралашып, консультация-киңәшләр алды.
Максатчан тырышлыкның бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, ул 2005 елның 20 сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы яклау Советында хезмәтен уңышлы яклады. Сорауларга дәлилле һәм төпле җаваплар бирде. Рәсми оппонентлары филология фәннәре докторы, профессор Ф. М. Мусин, филология фәннәре кандидаты, доцент Р. Ә. Яруллина аның хезмәтенә объектив һәм уңай бәяләмә бирделәр. Фикер алышуда катнашучылар да эшне хуплап чыгыш ясадылар. Аерым алганда, профессор Р. К. Ганиева (1932 – 2020) диссертантның яклауга инде басылып чыккан китабы белән килүен аерым ассызыклап, моны Советта була торган сирәк күренешләрнең берсе, дип белдерде. Нәтиҗәдә,
И. С. Мансуровка филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирергә дигән карар бертавыштан кабул ителде.
Аның яклауга кадәр басылган китабына килгәндә исә, ул “Татар мөһаҗирияте” (2003) дип атала һәм, нишләптер, тыйнак кына фәнни-методик материаллар буларак тәкъдим ителә. Мин шәхсән үзем, чыганаклар белән эш итүче галим буларак, аны тагын да киңрәк ракурста карыйм. Чөнки анда башта татар мөһаҗириятенең матбугатта чагылышы, мөһаҗирият тарихы, чит илләрдәге мабугат һәм матбагачылык, тарихи шәхесләр язмышы, мемуарлар, истәлекләр, мөһаҗир милләттәшләребезнең иҗаты проблемалары күтәрелгән. Аннары татар мөһаҗирияте тарихына, мәдәниятенә һәм әдәбиятына караган әдәбият исемлеге (1960–2001) бирелгән. Кушымта итеп 1970–1980 елларда кварталга бер Әнкарада, Истанбулда (өзеклекләр белән) төрек телендә нәшер ителгән фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис “Кazan” (“Казан”) журналының библиографиясе урнаштырылган. Фронталь һәм эзлекле башкарылган бу хезмәт алга таба тирәнрәк һәм саллырак тикшеренүләргә ныклы җирлек булды. Һәм аларның тиешле нәтиҗәсен дә күрәбез. Ул – “Милли юлда: Мөһаҗирлектә татар әдәби хәрәкәте. 1917–1954 еллар” (2013) дигән монография.
Әлеге монографиядә татар мөһаҗирияте әдәбияты шул чор контекстында комплекслы өйрәнелә. Әйтик, татар мөһаҗирлегенең иҗтимагый-тарихи процесс буларак формалашуының этапларын төпләнү, мәхәллә хисабына мәчет кору, мәктәп-мәдрәсәләр ачу, иҗтимагый-мәдәни оешмалар, җәмгыятьләр төзү, милли мабугат һәм матбагачылык эшен җәелдерү кебек мөһим юнәлешләр нигезендә ачыклый.
Автор мөһаҗирлектә татар матбугат һәм матбагачылык үзәкләренең милли әдәби хәрәкәткә йогынтысы мәсьәләсен тикшереп, аларның эмиграциядәге татарларны берләштерүче төп көчкә әверелүен һәм горбәттәге милләттәшләребезне инкыйраздан саклап калуда мөһим функция үтәвен билгели. Сүз, әлбәттә, төрле илләрдә нәшер ителгән “Милли юл” (“Яңа милли юл”), “Ерак Шәрык”, “Милли байрак”, “Татар иле”, “Идел-Урал”, “Яшьлек таңы”, “Шәкертләр таңы”, “Яңа Япон мөхбире”, “Шималь очкыннары” һ. б. күп гәзит-журналлар турында бара.
Мөһаҗирлектәге язма әдәби мирас һәм язучыларның яңа иҗтимагый-сәяси шартларда иҗади-фәлсәфи һәм эстетик эзләнүләре мәсьәләсенә килгәндә исә, автор билгеләвенчә, әсәрләрдә үзәк урынны яңа шартларда яшәү мәсләген, рухи кыйбланы табу, телне саклау, азатлык өчен көрәш, тиздән туган илгә кайту мотивлары алып тора. Болар барысы да классик татар әдәбияты традицияләре күчәкилүчәнлеге нигезендә иҗат ителә. Алай гына да түгел, татар тарихын, татар тормышын тагын да тулырак һәм объективрак яктырталар.
Г. Исхакыйның эмиграциядәге иҗтимагый-сәяси, иҗади эшчәнлеге татар мөһаҗирлек әдәби хәрәкәтенең умыртка баганасы буларак бәһалана, милләттәшләребезне бер идея тирәсендә туплавы, үзенең язучылык таланты белән башкаларга фәлсәфи-эстетик һәм сәнгати йогынты ясавы ассызыклана.
И. С. Мансуров югары уку йортында зур хезмәт баскычларын үтте: ассистенттан соң өлкән укытучы (2005–2010), доцент (2010) дәрәҗәләренә иреште һәм 2012 елның декабрь аенда кафедра мөдире вазыйфасына үрләтелде.
Ул әдәбият теориясе, төрки халыклар әдәбияты, татар әдәбияты тарихыннан дәресләр алып бара, татар мөһаҗирияте һәм Башкортстандагы татар әдәбияты турында махсус курслар укыта, студентларның фәнни эшләренә җитәкчелек итә. 2010–2012 елларда филология факультеты деканының читтән торып уку-укыту эшләре буенча урынбасары булды.
Укыту белән бергә фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүен дә уңышлы дәвам иттерә. Профессор Р. К. Әмиров белән бергә “Ислам в башкирской и татарской литературе. Кн. 1. X–XIX века” (2015) исемле хезмәтне язып бастырдылар. “Татар әдәбияты тарихы. ХIX гасыр” (2008), “Татар әдәбияты тарихы. ХX йөз башы” (2008), “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта” (2017), “Татар әдәбияты тарихы. Борынгы һәм урта гасырлар” (2019), “Татар әдәбияты тарихы. ХХ гасыр” (2 кисәк. 1917– 40 еллар) (2021) дигән фәнни-методик материаллар, методик күрсәтмәләр авторы да ул. Урыс телендәге “Кафедра татарской и чувашской филологии: Очерк истории” (2009) исемле китапның автордашы. Ул “Татар теле: 9нчы сыйныф. Башкортстан Республикасында укыту урыс телендә алып барылган гомуми белем бирү оешмаларында татар телен өйрәнү өчен уку кулланмасы”н (2021) төзүдә дә катнашты.
Сигез томлы “Татар әдәбияты тарихы”ның бишенче томында галимнең “Татар мөһаҗирият әдәбияты” дигән күләмле очеркы аерым бүлек буларак урын алды. Бу факт гыйльми эш белән шөгыльләнүче шәхеснең фән өлкәсендә үз урынын алуын дәлилли, дип әйтергә җөрьәт итәм.
Ул кафедра тарафыннан үткәрелгән фәнни конференцияләрне оештыруда актив катнаша, аларның җыентыкларын чыгаруда җаваплы мөхәррир була. Алар арасында: “Ибраһимов укулары” (2013, 2016), “Мәдәниятләр диалогында фольклор” (2013), “Тел һәм әдәбият: яшь галимнәр карашы” (2015), “Башкортстан чувашлары: тел, фольклор, мәдәният” (2016, 2017), “XXI гасырда төрки филология: проблемалар һәм перспективалар” (2017, 2022) һ. б. Кафедра тарафыннан нәшер ителгән “Татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре” (2017) дигән фәнни-методик җыентык та шулай ук аның җаваплылыгында дөнья күрде.
Үзенең фәнни казанышларын, кафедраның эшчәнлеген еш кына фәнни конференцияләрдә, төрле мәдәни чараларда бәян итә, телевидение аша яктыртып бара. Татар мөһаҗирлек әдәбиятының, хәзерге чор әдипләренең иҗат эшчәнлекләренә кагылышлы аерым мәсьәләләр Башкортстан, Татарстан, Русия Федерациясенең төрле шәһәрләрендә дөнья күргән тематик фәнни җыентыкларда, көндәлек матбугатта татар һәм рус телләрендә басылган йөздән артык мәкаләләрендә чагылыш тапты.
Галим фәнгә килүче яшьләргә үзенең хәерхаһлы фатыйхасын бирә. Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогия институты (хәзер – Төмән дәүләт университетының филиалы) каршындагы диссертацияләр яклау Советында рәсми оппонент буларак катнашып, З. С. Хәмитуллинаның “Просветительские идеи и идеалы в творчестве поэта XIX века М. Акмуллы” (2007), А. А. Фаттакованың “Женские образы в татарской просветительской литературе” (2007), Казан (Идел буе) федераль университетында М. Ф. Мөбәракшинның “Творчество Мажита Гафури в контексте литературно-эстетической мысли ХХ века” (2013) дигән хезмәтләренә объектив бәяләмәләр бирде, аларга квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итте.
Соңгы елларда ул Русия мәгариф академиясенең “Мәгарифне үстерү стратегиясе институты” тарафыннан татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү буенча экпертиза үткәрүгә актив рәвештә җәлеп ителде.
Илсур Салихҗан улының кафедра мөдире буларак хезмәте аңа икеләтә җаваплылык өсти. Чөнки ул югары уку йортында татар һәм чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү эшенә җитәкчелек итә. Шуңа күрә чуваш кардәшләребез дә аңа рәхмәтле, дип беләбез. Аның кафедра белән ун ел дәвамында идарә итү вакытында чуваш филологиясе буенча Русия фәнни фондлары грантлары яуланды. Йөзләгән гыйльми хезмәт басылды, дистәләгән фәнни форумнар, семинарлар, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелде. Ул Башкортстанның төрле дәрәҗәдәге мөнбәрләреннән республика югары уку йортларында, мәктәпләрдә чуваш теле һәм әдәбияты проблемалары буенча җитди чыгышлар ясады.
И. С. Мансуров җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак шәһәре бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе, бу конгрессның II съездында, Бөтендөнья татар яшьләре форумында делегат буларак катнашты, әлеге форумның Бюросына (2004), “Азатлык” Татар яшьләре берлегенең Стәрлетамак бүлегенә әгъза булып сайланды.
Аның оештыру талантын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу очракта сүз, әлбәттә, кафедраның эшчәнлеге, абитуриентлар туплау, конференцияләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрү, студентларның ансамбльләре, иҗат түгәрәкләре һәм башкалар турында бара. Мин аның җитәкчелегендә уздырылган чараларның барысына да тукталып тормыйча, узган елда оештырылган берсенә генә тукталып үтәм. Кафедраның 25 еллыгына багышлап, 23–24 ноябрьдә “XXI гасырда төрки филология: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Аның барлык яклары да тиешенчә уйланылган булуы, югары дәрәҗәдә узуы, һичшиксез, мөдирнең, чын мәгънәсендә, оста җитәкче булып җитешкәнлеген дәлилли. Гомумән, без – Казаннан һәм Чабаксардан барган кунаклар – юл буе фәнни-гамәли конференциядән алган тәэссоратларыбыз турында үзара сөйләшеп, фикер алышып кайттык.
Бүлекне тәмамлаучылар арасында, алга таба үзләренең квалификацияләрен тагын да югарырак күтәреп, эшчәнлекләрен югары уку йортларында, фәнни оешмаларда һәм җәмгыятьтәге башка хезмәт тармакларында алып баручылар бар. Мәсәлән, Г. Д. Фәрхетдинова (Зыязетдинова) (1976, Салават), Н. И. Иванова (1979, Авыргазы), Е. П. Никитина (1980, Бәләбәй), Л. А. Янсаева (1982, Авыргазы), И. И. Халиков (1983, Стәрлебаш) диссертацияләр яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алдылар һәм хәзерге вакытта Башкортстанда һәм Татарстанда мәгариф системасында, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Бу уңайдан шуны әйтергә кирәк, И. И. Халиков минем фәнни җитәкчелектә аспирантура узып, теоретик характерда булган темага диссертация язды. Хәзерге вакытта Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгында бүлек мөдире булып эшли.
И. С. Мансуровның укыту һәм фәнни эшчәнлегендә ирешкән уңышлары ике республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәһаланды. Ул Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамотасы (2012), “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” күкрәк билгесе (2014), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты (2021) һәм “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2022), Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллегенең “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга” күкрәк билгесе (2022), Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы олуг хезмәте өчен” медале (2021) белән бүләкләнде.
Галимнең үрнәкле гаиләсе турында да әйтми мөмкин түгел. Тормышында, эшендә һәм гыйльми эшчәнлегендә ныклы, ышанычлы терәк, киңәшче һәм ярдәмче булган Гөлшат ханым белән алар студент елларында ук өйләнешеп, Идел исемле ул, Камилә исемле кыз үстерделәр. “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган Гөлшат Нурулла кызы, бер тапкыр да эш урынын алыштырмыйча Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбендә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, ирешкән казанышлары шактый.
Илсур Салихҗан улына күркәм юбилее көннәрендә ныклы сәламәтлек, бәхетле тигез озын гомер, эшендә яңа уңышлар телим!
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.