+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 июнь 2023, 07:00

Тарих белән кызыксынсаң, ялың да матур үтәр!

Зианчура районында Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча профильле смена ачылды.

Тарих белән кызыксынсаң, ялың да матур үтәр!Тарих белән кызыксынсаң, ялың да матур үтәр!
Тарих белән кызыксынсаң, ялың да матур үтәр!
26 июньнән 16 июльгә кадәр Зианчура районының «Алый парус» балалар сәламәтләндерү лагеренда республиканың һәм Русия Федерациясе субъектларының (Курган, Чиләбе, Ырымбур өлкәләре) 68 сәләтле баласы өчен Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча профильле смена узачак.
— Җәйге чорда балаларның уңайлы, хәвефсез, эчтәлекле ялы өчен шартлар тудыру аеруча актуаль, бу чор танып белү эшчәнлеге, этика нормаларын һәм кыйммәтләрен үзләштерү, үз халкының мәдәниятен өйрәнү өчен, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
— Профильле сменада үткәргән вакыт балалар өчен файдалы булыр һәм аларның хәтерендә калыр дип ышанам, — диде ведомство җитәкчесе.
Профильле сменада катнашучылар — укучыларның муниципаль һәм төбәк олимпиадалары, Бөтенрусия һәм төбәк конкурсларын, турнирлары һәм конференцияләре җиңүчеләре һәм призерлары.
Смена эшчәнлеге балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү, Башкортстан тарихына, теленә һәм мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, катнашучыларның тел, коммуникатив, лингвокультурологик компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук халыклар арасында мәдәни һәм мәгърифәтчелек элемтәләрен саклау максатларында оештырыла.
Смена кысаларында спорт, иҗат, мәдәни-массакүләм чаралар узачак.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча профильле смена республикада 20 елдан артык үткәрелә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас