+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 июнь 2023, 07:00

Чүп тә утаячаклар, идән дә юачаклар

Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясен тергезү турына закон гамәлгә кертелә. Сез ризамы? 

Чүп тә утаячаклар, идән дә юачакларЧүп тә утаячаклар, идән дә юачаклар
Чүп тә утаячаклар, идән дә юачаклар
Дәүләт думасы депутатлары бертавыштан Русия укучыларына хезмәт тәрбиясе турында закон проектын беренче укуда кабул итте.

«Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр җәмгыятькә файдалы хезмәт урта белем бирү программасының мәҗбүри өлеше булачак дип фаразлый. Мәктәп укучыларын «Мәктәп яны территорияләренә агачлар утыртуга, сыйныфны, актлар һәм спорт залын бизәүгә, җыештыруга, китапханәләргә һәм музейларга ярдәм итүгә» җәлеп итәчәкләр. Шул ук вакытта уку йортлары хакимиятенә ата-аналарның ризалыгы кирәк булмаячак. Депутатлар үзгәрешләрнең Русия икътисадының тотрыклы үсешенә юнәлтелгәнлеген ассызыклый.

2022 елның маенда Удмуртия Дәүләт советы депутатлары мәҗбүри хезмәт тәрбиясе кертү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Дәүләт думасына һәм Русия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, алар совет мәктәбенең хезмәт сөюче җәмгыятьне тәрбияләү буенча уңай тәҗрибәсенә игътибар итә һәм мәктәп остаханәләрен, технопаркларны, укучыларның производство бригадаларын, хезмәт отрядларын, җәйге хезмәт һәм ял лагерьларын кайтарырга тәкъдим итә.

Нәкъ бер елдан соң федераль парламентка депутатлар төркеме тарафыннан төбәк закон чыгаручыларының идеяләрен иҗади үстерүче закон проекты кертелә.

"Хезмәтне белә һәм ярата торган бала гына олы тормышта һөнәрдә, гаиләдә, социумда була алачак", — ди аңлатма язуында  авторлар.

Барлык хезмәт эшчәнлеге мәктәпнең үзендә яки аңа якын территориядә үткәрелергә тиеш.

"Мөгаен, һәрберегезгә дә мәктәптә такта сөртергә, сыйныфта дежур торырга, мәктәп түтәлләрендә чәчәкләр үстерергә һәм ашханәдә ярдәм итәргә туры килгәндер, — дип мөрәҗәгать иткән коллегаларына закон проектын пленар утырышта карау барышында Думаның Яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Михаил Киселев. - Безнең бай һәм күңелле мәктәп тормышы шушылардан да торды. Алай булгач, нигә без балаларыбызны алардан мәхрүм итәбез?".
 
Фото: "после-уроков.рф"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас