+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 июль 2023, 05:30

БДИдан чыгарып җибәрелгән укучылар саны билгеле

“Рособрнадзор” аның төп сәбәпләрен дә ачты.

БДИдан чыгарып җибәрелгән укучылар саны билгелеБДИдан чыгарып җибәрелгән укучылар саны билгеле
БДИдан чыгарып җибәрелгән укучылар саны билгеле

Быел БДИдан чыгарып җибәрелгән укучылар саны билгеле булды, имтиханнардан чыгарылуның төп сәбәпләре дә әйтелде, дип хәбәр итәләр “Рособрнадзор”да.
Мәгълүматны Русия мәгариф министры Сергей Кравцов матбугат конференциясендә җиткерде.


Кравцов сүзләренчә, 2018, 2019, 2021 һәм 2022 еллар белән чагыштырганда, уртача тест баллары үсеше күзәтелә. Әмма, яхшы күрсәткечләргә карамастан, әзерлеккә намуссыз караган һәм имтихан вакытында күчерергә тырышкан кешеләр һаман да бар әле. Мәсәлән, 14 июньгә имтиханда тәртип бозган өчен 618 кеше чыгарып җибәрелгән. БДИдан укучыларны чыгарып җибәрүнең төп сәбәбе — шпаргалка һәм элемтә чаралары. Тәртип бозучыларның имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарылган.
Быел БДИ биремнәрендә төрле мәгълүматны анализлауга, фикерли һәм үз фикереңне дәлилли белүгә, шулай ук максатка ирешү, гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен төрле коралларны куллануга басым ясалды.


Ведомствода ачыклауларынча, математика яки урыс теле буенча аттестат алу өчен минималь чикне үтә алмаган укучыларның төп чорның резерв көннәрендә имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге булачак. Биремнәрне үтәмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары (ике мәҗбүри фән буенча да канәгатьләнерлек нәтиҗә ала алмаган) сентябрьдә тагын бер тапкыр сынап карарга киләчәк.

Фото: centriym.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас