Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республикада капиталь ремонт федераль программасы буенча мәктәпләрне ремонтлау барышы турында язган.
"Башкортстанда нәтиҗәләр бик яхшы. 63 бина 2022 елда тапшырылган. Биналарны саныйбыз, чөнки мәктәптә берничә корпус булырга мөмкин. Быел 77 бинаны ремонтлыйбыз – барысында да актив эш бара. 1 сентябрьгә барысы да әзер булсын өчен август уртасына төгәлләргә планлаштырабыз. Узган ел башлаган ике елга исәпләнгән объектларны да тапшырачакбыз – алар Бакалы, Бөре, Стәрлетамак һәм башка муниципалитетларда”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
2023 елда әлеге Президент программасын гамәлгә ашыруга республика федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум акча алган. Тагын 0,69 миллиард сум республика бюджетыннан финанслана.
"Мәктәп территорияләрен төзекләндерүгә өстәмә 300 миллион сум бүлеп бирдек. Хәвефсезлек мәсьәләләренә дә җитди карадык. 2024-26 елларга заявка кампаниясе нәтиҗәләрен көтәбез, темпларны киметергә җыенмыйбыз", – ди Радий Хәбиров.