+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 июль 2023, 10:45

Документларны вузга онлайн ничек тапшырырга?

25 июльгә кадәр өлгереп калыгыз.

Документларны вузга онлайн ничек тапшырырга?Документларны вузга онлайн ничек тапшырырга?
Документларны вузга онлайн ничек тапшырырга?
Башкаладагы югары уку йортына укырга керергә телисезме? Яки башка шәһәрдә урнашкан университеткамы? Сез укырга керергә теләгән вуз арасы ничә чакрым арада булуы мөһим түгел, теләсә кайсысын сайлагыз һәм документларны онлайн тапшырыгыз!
20 июньнән 126 мең абитуриент университетларга “Вузга онлайн укырга керү” порталы аша гариза җибәргән https://vk.cc/cd4F6k. Бу суперсервис өчен “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына рәхмәт.
Монда барысы да бик гади: заявка тутырыгыз, югары уку йортларын, ә аларда белгечлекләр сайлагыз, өстенлекле рәвештә биш югары уку йортын сайлагыз, ташламаларга хокук бирүче грамоталар яки документлар өстәгез, ә аннан документларны җибәрегез!
Искәрмә өчен. Кайбер югары уку йортларында өстәмә имтиханнар бар, аларга язылырга онытмагыз. БДИ буенча иң күп балл җыйганда да «төшеп калырга» мөмкин.

25 июльгә кадәр өлгереп калыгыз — бу кабул итү кампаниясенең соңгы көне.

Сорауларны тәүлек әйләнәсенә эшләгән «Югары уку йортына кабул итү» бәйләнеш-үзәгендә бирергә мөмкин: 8 (800) 100-20-17.


#новостиобразования
Объясняем.РФ яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Объясняем.РФ порталына язылыгыз.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас