Уфа үзәгендә төзелә торган студентлар кампусында Уфа фән һәм технологияләр университетының яңа материаллар дизайны органик наноэлектроника лабораториясе урнашачак. Аның төп максаты — органик наноэлектроника һәм спинтроника үсеше өчен кирәкле яңа модификацияләнгән материаллар алу.
«Samarkand International Symposium on Magnetism SISM-2023» халыкара симпозиумында яңа материаллар дизайны лабораториясе мөдире, УУНиТ физика-техник институты директоры вазифаларын башкаручы Илдус Шәрәфуллин һәм лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре, теоретик физика кафедрасы профессоры Зөһрә Гәрәева тикшеренүләр нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
ФТИ физикларының фәнни нәтиҗәләре турында хәбәрләре хезмәттәшләренең, теоретикларның да, экспериментаторларның да зур кызыксынуын уятты.
Симпозиум нәтиҗәләре буенча ирешелгән килешүләр нәтиҗәсендә башка төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән яшь галимнәр быел ук Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусының IQ-паркы бинасында урнашачак УУНиТ лабораторияләрендә стажировка узачак.
Фото: pravitelstvorb.ru