+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 июль 2023, 11:35

"Истә тотар өчен белергә, горурланыр өчен истә тотарга”

Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский Евразия фәнни-мәгариф үзәге галимнәре өчен тарихи лекция укыды.

"Истә тотар өчен белергә, горурланыр өчен истә тотарга”"Истә тотар өчен белергә, горурланыр өчен истә тотарга”
"Истә тотар өчен белергә, горурланыр өчен истә тотарга”
Бүген Евразия фәнни-мәгариф үзәге йортында “Русиянең тарихи чакырулары һәм үсеше" турында фикер алыштылар.

"Без мөһим нәрсәләр турында сөйләшергә җыендык. Тарихыбызны искә төшерәчәкбез, чөнки тарихи истәлекне саклау бик мөһим – бу белемнәр безгә күп кенә сорауларга җавап бирә ала, шул исәптән илебез киләчәккә нинди юл белән керәчәген дә”, - дип сәламләде яшь галимнәрне Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыханов.

Студентлар һәм яшь галимнәр өчен лекцияне Русия фән һәм югары белем министры урынбасары, Тарихи җәмгыяте рәисе, тарих фәннәре кандидаты, профессор Константин Могилевский укыды.

Русиянең үткәненнән кызыклы һәм мөһим тарихи фактлар белән Уфа фән һәм технологияләр, медицина, нефть , аграр һәм М. Акмулла исемендәге педагогия университетларыннан студентлар һәм яшь галимнәр танышты.

Тулырак укыгыз: https://nocrb.ru/tpost/nfy85rx5j1-znat-chtobi-pomnit-pomnit-chtobi-gordits

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас