+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 июль 2023, 07:10

Биредә лидерлар тәрбияләнә!

Радий Хәбиров “Патриот” паркында Русиянең яшь бөркетләре белән очрашты.

Биредә лидерлар тәрбияләнә!Биредә лидерлар тәрбияләнә!
Биредә лидерлар тәрбияләнә!
19 июльдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында “Русия бөркетләре берлеге” тематик сменасында катнашучылар белән очрашты. Ул 12-21 июльдә уза. Сменада төбәк сайлап алуда җиңгән 19 команданың 3нче һәм 4нче сыйныфлардан 270 укучы катнаша.

"Русия бөркетләре" программасы – 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге башлангыч сыйныфлар укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән уникаль проект. Проект 2021 елда старт алган. Программа “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Русия гражданнарына патриотик тәрбия бирү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.

Башкортстанда “Русия бөркетләре” программасы 2022 елның сентябреннән гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта анда республиканың барлык муниципалитетларыннан 1590 башлангыч сыйныфтан 36 мең укучы катнаша.

“Бу укучылар — “Бөркетләр берлеге” сменасында катнашучылар, алар хәзер “Патриот”паркында ял итәләр. Балалар спорт-массакүләм чараларда катнашалар, алар өчен осталык дәресләре һәм команда уеннары оештыралар. Максат — аларның иҗади сәләтләрен һәм лидерлык сыйфатларын үстерү һәм, әлбәттә, патриотик тәрбиягә игътибар бирү.

Безнең бурыч— балаларның елмаеп, тынычлыкта һәм игелектә үсүен тәэмин итү. Һәм без моның өчен барлык шартларны да булдыруны дәвам итәчәкбез. Шулай ук без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез – һәм бу шулай булсын өчен республика дәрәҗәсендә барысын да эшлибез.

Очрашуга бик шатмын! Бу малайлар һәм кызларның барысы да яхшы булсын”, — дип яза төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас