+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 июль 2023, 07:20

Талисман сайлауда катнаш!

Башкортстан халкы Фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманын сайлау конкурсында катнаша ала.

Талисман сайлауда катнаш!Талисман сайлауда катнаш!
Талисман сайлауда катнаш!
23 июньдә Фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманын билгеләү буенча Бөтенрусия конкурсы старт алды. Конкурста илнең һәр кешесе катнаша ала.
Моның өчен 31 июльгә кадәр үз вариантыңны Талисман турында кыска язма белән талисман.наука.рф. конкурсы битенә куярга кирәк.Талисман Русия флорасы яки фаунасы вәкиле, табигый күренеш, теләсә нинди җанлы предмет яки уйлап чыгарылган персонаж булырга мөмкин. Талисманда дәүләт символларын, товар билгеләрен, шулай ук иҗтимагый мәнфәгатьләргә, кешелеклелек һәм әхлак принципларына каршы килгән элементларны кулланырга ярамый. Конкурс эшен теләсә кайсы техникада һәм жанрда башкарырга мөмкин.
Башка авторлар элек иҗат иткән геройларны сурәтләгән эшләр рөхсәт ителми. Эшләрне сайлап алу берничә этапта узачак. 1 августтан 31 августка кадәр профильле югары уку йортлары студентлары арасыннан волонтерлар Талисманнарның конкур таләпләренә туры килүен тикшерәчәк. Ә арт-сферадан, медиасферадан профессионаллар, актерлар, галимнәр арасыннан танылган кешеләр тарафыннан тәкъдим ителгән Экспертлар советы йомгаклау бәясен бирәчәк, аның нәтиҗәләре буенча 40 эштән торган шорт-лист билгеләнәчәк.
6-15 сентябрьдә сайлап алынган Талисманнар ачык онлайн-тавыш бирү өчен талисман.наука.рф. конкурсы битендә булачак. Иң яхшы биш эш Фән һәм технологияләр унъеллыгы координация комитеты әгъзаларына җиңүче-талисманга тавыш бирү өчен тәкъдим ителәчәк. Җиңүче-талисманның презентациясе “Сириус”та яшь галимнәрнең III Конгрессы кысаларында узачак. Конкурс финалчылары дипломнар һәм сувенирлар алачак, конкурс җиңүчесе яшь галимнәр Конгрессына барачак, ә аның эше Русиядә Фән һәм технологияләрнең унъеллыгының рәсми талисманы булачак.

 
 
Фото: api.rbsmi.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас