+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июль 2023, 13:05

“Сәлам!”гә – 1 миллион сум!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар-урыс бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова Бөтенрусия “Студент стартапы” программасы кысаларында грант отты.

“Сәлам!”гә – 1 миллион сум!
“Сәлам!”гә – 1 миллион сум!
Бу – университет тарихында булмаган хәл!
Ләйсән Рәмзил кызы Йосыпова (Катиева) – чыгышы белән Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылыннан. Күрше Иске Каразирек урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлау белән, ул, Казан тарафларына карамыйча, документларын Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә тапшыра. Һәм ялгышмый! Быел ул “Педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, урыс теле)” белгечлеге буенча бакалавриатны кызыл дипломга тәмамлап, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы магистратурага укырга керде.

Университеттагы беренче көннәреннән үк Ләйсән үзен уку алдынгысы, булачак яшь галимә итеп танытты. Иң мөһиме – аның барлык эзләнүләре дә реаль тормыш ихтыяҗлары белән бәйле. Ягъни тел гыйлеме биредә тормыштан аерылган саф теоретик өлкә булып калмый, ә гамәли-практик төс ала. Бу аның Бөтенрусия “Студент стартапы” конкурсына тәкъдим ителгән “Сәлам!” проектына да кагыла. Ул мобиль кушымта ярдәмендә татар телен үзаллы өйрәнүгә юнәлтелгән. Ягъни Ләйсән Йосыпованың проекты телне “нуль”дән өйрәнә башлап, эзмә-эзлекле рәвештә татар филологы дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинлеге бирә. “Сәлам!” Бөтенрусия “Студент стартапы” конкурсының “Санлы технологияләр” номинациясендә җиңү яулады. Шулай итеп, Уфа университетының татар-урыс филологиясе бүлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дә менә дигән белем алып чыгып була.
Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы Илмира Фәргать кызы Зарипова белән берлектә башкарылган бу эш Ләйсәннең беренче генә җиңүе түгел. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры карарына ярашлы, 2021 елда ул туган телләрне өйрәнүдәге казанышлары өчен бөек мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия белән бүләкләнгән иде. 2022 елда исә Ләйсән Йосыпова Башкортстан Башлыгы стипендиясенә лаек булды.
Талантлы студентыбызга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар
филологиясе һәм мәдәнияте
кафедрасы доценты.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: