+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 июль 2023, 11:30

Беренче нәтиҗәләр мактанырлык!

Башкортстан яшьләре “іВолга" форумында җиңүләр яулый.

Беренче нәтиҗәләр мактанырлык!Беренче нәтиҗәләр мактанырлык!
Беренче нәтиҗәләр мактанырлык!
21-29 июльдә Самара өлкәсендә “іВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумы уза, анда 150 яшь егет һәм кыздан һәм оештыручылардан торган Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнаша. Форумның дүрт көне артта калды, безнең делегациянең беренче нәтиҗәләре бар.

22 июльдә форум кысаларында Башлангыч хәрби әзерлек фестивале узды. Башкортстан Республикасы делегациясе үткәрелгән сынауларда актив катнашты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Башкортстан вәкиле Азамат Төхвәтуллин “Электрон коралдан ату” номинациясендә 3 урынны алды.

23 июльдә форумда беренче тапкыр “іВолга Поколений” фестивале узды, ул узган еллардагы катнашучыларны, оештыручыларны һәм экспертларны берләштерде, алар көн дәвамында махсус биремнәр үтәде һәм форум активлыкларында катнашты. Республика вәкиле, узган елгы форумда да катнашкан Алексей Севастьянов фестиваль нәтиҗәләре буенча лидерлар рәтенә керде.

23-24 июльдә форум аланында Халык бәйрәмнәре фестивале узды, Башкортстан Республикасы аны оештыручы булды. Фестиваль кысаларында катнашучы төбәкләр Идел буе федераль округында яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре күптөрлелеген күрсәтте. Башкортстаннан яшь модельер Кояш Хисаметдинова “Этника” стильләштерелгән милли костюмнар коллекциясе конкурсында 1нче урынны яулады, ә Луиза Думайская “Героический Эпос” халык әкиятчеләре конкурсында “Урал Батыр” эпосы белән 3нче урынны алды.

“Безнең яшьләр “іВолга" программасына актив кушылды – алар белем бирү чараларында яңа белем ала, форум активлыкларында үзләрен күрсәтә, үз проектларын яклауга тырышып әзерләнә. Алда форумның тагын дүрт көне бар һәм без яшьләребездән яңа җиңүләр көтәбез”, — дип билгеләп үтте Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас