+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 июль 2023, 10:45

Саулык сорашырга онытма!

Халкыбызның бик борынгы заманнардан сакланып килгән иң матур гадәтләренең берсе – бер-берең белән исәнләшү, саулык сорашу, сәлам бирү, сәлам алу.

Саулык сорашырга онытма!Саулык сорашырга онытма!
Саулык сорашырга онытма!
Авылларда бер дә белмәгән кешене очратканда да, исәнләшү гадәте онытылып бетмәгән әле. Шулай да соңгы елларда, бигрәк тә яшьләр арасында, таныш булмаган кеше белән исәнләшми үтеп китү очракларын күрәбез. Моңа нәрсә сәбәпче: глобализацияме, Интернетмы, телефонмы, тәрбия җитмәүме, игътибарсызлыкмы?

Моннан күп еллар элек, студент чакларда, башкалабыз Уфаның Нижегородка бистәсендә урнашкан 25нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча педагогик практика үткән вакытларым онытылмый. Анда шуңа нык игътибар иттем: шәһәр мәктәбе булса да, балалар чит кешеләр белән дә ихлас күңелдән исәнләшә иде. Бу мәктәп коллективы минем күңелемдә яхшы тәэсир калдырды. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, сыйныф сәгатьләрен бик теләп үткәрдем. Укучылар тәртипле, тәрбияле булды. Гаиләләрендә дә аларның күбесе туган телдә сөйләшә иде. Әти-әниләре белән аралашканда моны ачык тойдым.

Хәзерге көннәргә әйләнеп кайтыйк. Студент елларымнан соң Туган илем, халкым тормышында күп нәрсә үзгәрде. Уңай һәм тискәре үзгәрешләр укыту, тәрбия өлкәсен дә читләп үтмәде. Хәзерге мәктәп тормышыннан бер мисал китерәм. Иртәгә тикшерүчеләр, төрле кунаклар килергә тиеш булса, бу хакта без балаларга алдан хәбәр итәбез. Алар уку бүлмәләрендә тәртип булдырырга, кунаклар алдында үзләрен тәрбияле тотарга, җыйнак та, матур да итеп киенергә тиеш. Ә иң мөһиме – укучылар кунаклар белән аермачык, матур итеп исәнләшә белергә тиеш. Бер генә бала саулык сорашырга онытып үтсә дә, идән ярыгына төшеп китәрдәй буласың. Идән ярыгы да юк хәзер: мәктәпкә яхшы ремонт үткәрелгән...

Кадерле балалар, укучылар! Кайда гына булсагыз да, кем белән очрашсагыз да, башлап сәлам бирергә, исәнләшергә онытмагыз!

Хәтта үзең өнәп, яратып бетермәгән кеше белән дә башлап исәнләшергә, аның саулыгын сорашырга кирәк. Ярыш алдыннан спортчылар да бер-берсен сәламли. Бу арадагы көчергәнешле хәлне бераз киметү, йомшарту өчен дә эшләнә.

Исәнләшү, саулык сорашу, сәлам бирү, сәламне алу кебек күркәм гадәтләр бик борынгы заманнардан килә.

Халкыбызның бу матур гадәте шактый катлаулы, ыгы-зыгылы тормышыбызда онытылып, югалып калмасын иде.

Бу гадәт гел саклансын! Әйдәгез, укучылар, таныш булмаган кешеләр белән дә, укытучылар, авылдашлар, күршеләр, өлкән яшьтәгеләр белән дә яхшылап исәнләшергә, матур итеп саулык сорашырга онытмыйк! Тәрбияле, әдәпле булыйк!

Илшат НӘҖМИЕВ.

Куергазы районы,
Шәбагыш авылы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас