Катнашу нәтиҗәләре буенча, составына 150 яшьләр вәкиле һәм төбәк оештыручылары кергән Башкортстан делегациясе “Росмолодежь”ның Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында гомум суммасы 1 850 000 сумлык 6 грант: Марат Рәфыйков - "Гормон, ярдәм ит!” проекты белән 26 мең сум, Нурислам Улиәхмәтов — "Башкортстан фэнтези сукмаклары" квест-антология проекты белән 515 мең сум, Веана Гайсина —"Стихотерапия" проекты белән 80 мең сум, Жаргалма Карамова — "Магия добра" инклюзив остаханә проекты белән 349 мең сум, Илья Кашников — "ПрофІТ" мәктәп программалаштыру студиясе проекты белән 80 мең сум, Олег Ширяев — "Science Сamp" табигый-фәнни лагере проекты белән 800 мең сум (округ төбәкләре арасында грантлар күләме буенча 3нче урын), 2 грант округ проектлары конкурсы кысаларында — “Инклюзив театр” проекты белән Радик Нәфыйков, “Йәшлек-ФЕСТ” яшьләр креатив индустрияләр форумы проекты белән Никита Адаев (округ төбәкләре арасында грантлар саны буенча 2нче урын) отканнар.
Фәнни-техник иҗат күргәзмәсендә 1нче урын Иванов Владислав проекты, Төбәк чатырлары конкурсында 1 урын, шулай ук Тамашачылар симпатиясе призы махсус номинациясендә җиңү. “іВолга батл” бию фестивалендә — Степан Александров һәм Дарья Васильева, Халык бәйрәмнәре фестивалендә Кояш Хисаметдинова һәм Луиза Думайская җиңү яулаганнар. Башлангыч хәрби әзерлек фестивале кысаларында «Электрон коралдан ату» номинациясендә Азамат Төхвәтуллинда 3нче урын. Алексей Севастьянов “іВолга Поколений” фестиваль кысаларында лидерлар арасында.
"Өйгә, Башкортстанга, яхшы нәтиҗәләр белән кайтабыз. Безнең кызлар-егетләр форум кысаларында үзләрен максималь дәрәҗәдә күрсәтте һәм яңа планнар белән өйләренә кайта, алда – грант проектларын гамәлгә ашыру һәм алган белемнәрен практикада куллану", – диде Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук.
Фото: rbsmi.ru