+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 август 2023, 13:55

Радий Хәбиров балалар технопаркында булды

1 августта Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Кванториум Башкортостана - СИБУР” балалар технопаркында булды.

Радий Хәбиров балалар технопаркында булдыРадий Хәбиров балалар технопаркында булды
Радий Хәбиров балалар технопаркында булды

Мәгариф үзәге югары технологияле җиһазлар белән берничә мәйданчыкны үз эченә ала. Биредә балалар инженер прототиплаштыру, модельләштерү, заманча лазер системаларын өйрәнү белән шөгыльләнә, нефть химиясе һәм гуманитар өлкәдәге соңгы эшләнмәләр белән таныша. Республика Башлыгы «Кванториум музее», «Профессияләр шәһәре», «Хай-Тек Цех» зоналарын карады. Барлыгы бирегә бушлай нигездә 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге 500гә якын бала йөри. Алар белән җиде укытучы эшли.

- Безнең үзәктә балалар чүп-чарны аерым җыюдан алып, эшкәртелгән пластиктан яңа продукция чыгаруга кадәр бөтен процессны күрә ала, - дип сөйләде Благовещен районының мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Зырянова.

Радий Хәбиров балалар технопаркында тәрбияләнүчеләргә һәм хезмәткәрләргә яңа казанышлар теләде, шулай ук "ПОЛИЭФ" компаниясе менеджментына ("СИБУР" холдингына керә) проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас