+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 август 2023, 07:08

Интерактив карта белән ничек файдаланырга?

Бала тәрбияләүче әти-әниләр игътибарына!

Интерактив карта белән ничек файдаланырга?Интерактив карта белән ничек файдаланырга?
Интерактив карта белән ничек файдаланырга?

Бөтен республика буенча 800дән артык оешма һәм кибет балалы гаиләләр өчен 5-100 процент ташламалар бирә - бу балалар бассейны, аттракционнары, иҗат белән шөгыльләнү өчен студияләр, кинотеатрлар һәм музейлар, кибетләр - балалар товарларыннан алып, төзелеш материалларына кадәр, спорт-сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәкләре, шулай ук балаларга психологик, медицина һәм коррекция-үстерү хезмәтләре күрсәтү буенча һәм башкалар.

Үзеңне Башкортстан "Гаилә" порталында интерактив карта ярдәмендә табарга мөмкин. Ул ничек эшли? Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре аңлата.

Интерактив карта белән түбәндәгеләр файдаланырга мөмкин:
Күпбалалы гаиләләр - таныклык күрсәтергә кирәк булачак;
аз керемле гаиләләр - белешмә бирергә кирәк булачак;
сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр - белешмә тапшырырга кирәк булачак;
ятим балалар - белешмә бирергә кирәк булачак;
СВОда катнашучыларының гаиләләре - белешмә тапшырырга кирәк булачак.

Моның өчен эзләү һәм оештыру районын менюга кертергә, яки картада урынын билгеләргә кирәк. Барлык оешмаларның исемлеген төп биттә "Акция һәм ташламалар" бүлегендә карарга мөмкин.

Башкортстан территориясендә балалар товарларын сата һәм балалы гаиләләр өчен хезмәтләр күрсәтә торган республика оешмалары үз ташламалары һәм акцияләре турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә кертергә мөмкин - монда:
Барлык гаилә мәсьәләләре буенча республикада яшәүчеләр ярдәм сорап «Семья» үзәкләренә: [leech=https://vk.cc/chDhBD]https://vk.cc/chDhBD[/leech] мөрәҗәгать итә ала.

8 (800) 347 5000 (шалтырату бушлай) телефоны буенча стационар, ярымстационар формада, ашыгыч социаль хезмәт күрсәтүләр һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бушлай консультатив ярдәм алырга мөмкин. Эш графигы - эш көннәре, 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, тәнәфессез.

Фото: klike.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас