+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 Августа 2023, 09:56

"Вузара кампус - НОЦ үсешенең төп драйверы"

Андрей Назаров әлеге төзелешне тикшерде.

"Вузара  кампус - НОЦ үсешенең төп драйверы""Вузара  кампус - НОЦ үсешенең төп драйверы"
"Вузара кампус - НОЦ үсешенең төп драйверы"

"Безнең вузара студентлар кампусын төзү дәвам итә. Мәйданны карап чыктым, "юл картасы" турында фикер алыштык. Хәзер барлык катларда да колонналар көчәйтелә. 5-14нче катларда вентиляция, электр белән тәэмин итү системалары төзелә. Бурыч - эшне вакытында тәмамлау өчен барысын да эшләү.

Төзелүче вузара кампус - НОЦ үсешенең төп драйверы. Исегезгә төшерәм, безнең Евразия дөнья дәрәҗәсендәге НОЦ узган ел нәтиҗәләре буенча лидер дип танылды. Бу - зур уңыш, әмма без алга таба хәрәкәт итәбез - хәзер проект нәтиҗә бирсен өчен эшлибез. Кампусның һәм яшьләр проектларының фәнни компонентларын озату белән "Сириус" федераль территориясе шөгыльләнәчәк. Бу җәйдә үк мәктәп укучылары һәм көллиятләрдә укучылар өчен берничә уртак экотуристик программа старт ала. Өстәвенә, студентлар эшкә остаз сыйфатында җәлеп ителәчәк.

Ел ахырына кадәр кампусның беренче чираты кысаларында IT-секторга, генетика, биомедицина һәм экологиягә йөз тоткан 20 вузара лаборатория һәм фәнни үзәк ачылачак.

Дөньякүләм тәҗрибә классик университет алдында кампус моделенең өстенлеген күрсәтә. Кампус территориясе шәһәр киңлеген күзаллау, транспорт системаларын яңарту, дәүләт һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итү ноктасына әверелә. Күргәнебезчә, Евразия НОЦы коммуникацияләр киңлегенә, республикада тормыш сыйфатын яхшыртачак проектларның киң спектрын гамәлгә ашырырга сәләтле тере лабораториягә әверелә. Ышанам, берничә елдан ул Башкортстанда укыячак һәм эшләячәк бөтен Евразиядән сәләтле яшьләр өчен дә тарту ноктасы булыр", - дип язган социаль четләрләрдә республика Премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас