+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 август 2023, 06:20

Уку елы алдыннан җитди сөйләшү

Бүген Уфада мәгариф буенча республика киңәшмәсе уза.

Уку елы алдыннан җитди сөйләшүУку елы алдыннан җитди сөйләшү
Уку елы алдыннан җитди сөйләшү

Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Бу вакытка, гадәттә, мәктәпләрне уку елына әзерләү эшләре инде тәмамланган була. Ел саен август аенда мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен зур чара — укытучы­ларның республика август киңәшмәсе үтә.

Төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел мәгариф буенча республика киңәшмәсе 11 августка билгеләнгән. Эшлекле чара республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында уза. Биредә 7 дискуссия мәйданчыгы эшләячәк, анда Башкортстанда “Педагог һәм остаз елы” чараларын оештыру, “Беренчеләр хәрәкәте”н үстерү, “Тәрбия эше һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе” проектын тормышка ашыру, хәрби-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре каралачак.
Чара кысаларында Русиянең “Белем” җәмгыяте, “Беренчеләр хәрәкәте”нең төбәк бүлекчәсе, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операция ветераннарына дәүләт ярдәм фонды филиалы һәм “Сугышчан туганлык” ветераннар оешмасы белән килешүләргә кул куелачак.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар республиканың мәгариф системасын үстерүгә юнәлтелгән яңа башлангычлар һәм технологияләр күргәзмәсен караячак, шулай ук “Зур гаиләнең зур сәяхәте”, “Күпбалалы Башкортстан — гаилә бәхете палитрасы”, “Хезмәт династияләре амбассадорлары”, “Төньяк амурлар — Ватанны саклаучылар” кебек Башкортстан Башлыгы конкурсларында җиңүчеләрнең проектлары белән таныша алачак.

70 мәктәп ремонтланачак

Агымдагы елда федераль программа буенча Башкортстанда 28 шәһәр һәм районда 70 мәктәпнең 77 бинасына ремонт ясалачак. Бу хакта вице-премьер Илшат Таҗетдинов хәбәр итте. Ул билге-ләвенчә, эшләрне финанслауның гомум күләме — 4,3 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 3,5 миллиард сум бүленә.
“Ремонтланучы мәктәпләр саны буенча без Русия төбәкләре арасында 2нче урында торабыз. Гомумән алганда, быел ремонтланган мәктәпләргә 17 меңгә якын бала барачак. 3 августка 3,6 миллиард сумлык эш башкарылды. Үтәлеш, федераль бюджет акчаларын да кертеп, 83,4 процент. Бу узган елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 22 процентка югарырак. Ил буенча федераль акчаларны үзләштерү дәрәҗәсе исә 58,3 процент тәшкил итә. Башкортстан Русия субъектлары арасында 14нче урында һәм “яшел зона”га керә”, — дип белдерде Илшат Таҗетдинов.

Беренче сыйныфка – 54 мең бала

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин 1 сентябрьдә республика мәктәпләренә Донбасстан 209 бала укырга барачагы турында хәбәр итте.
Төбәктә яңа уку елы 500 меңнән артык бала өчен башланачак. Шул исәптән 54 меңгә якын бала беренче сыйныфка барачак. Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар җомга көнне узачак.

Русия тарихы буенча дәреслекләр яңартыла

10-11сыйныфлар өчен Русия тарихы буенча махсус хәрби операция бүлеге кертелгән яңартылган дәреслекләрне үзәкләштерелгән сатып алуга республиканың резерв фондыннан өстәмә рәвештә 51 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләп үтүенчә, тарих буенча уку дәреслекләре, шулай ук, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре укучылары өчен сатып алынган.
“Мәктәп китапханәләре фондын яңарту буенча алып барылучы максатлы эш нәтиҗәсендә дәреслекләр һәм уку кирәк-яраклары сатып алу чыгымнары арттырылды. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ул бер укучыга исәпләгәндә 2,5 мең сум тәшкил итә”, — дип белдерде Айбулат Хаҗин.
Билгеле булуынча, тарих буенча БДИда да махсус хәрби операция темасына сораулар барлыкка киләчәк.

Хезмәт тәрбиясе дә алачаклар!

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин 1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә хезмәт тәрбиясе кертеләчәге турында хәбәр итте. Тиешле законга күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
“Уку процессын оештыруда 1 сентябрьдән укучыларга хезмәт тәрбиясе кертү һәм аларны ата-ана ризалыгыннан башка, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшкә җәлеп итү бик мөһим үзгәреш булачак. Законда тәрбия төшенчәсе балаларда хезмәткә сөю тәрбияләү һәм аның нәтиҗәләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру белән тулыландырыла. Шулай ук гамәлдәге закон белән укучыларны, аларның ата-аналарының яки законлы вәкилләренең ризалыгыннан башка, белем бирү программасында каралмаган эшкә җәлеп итүне тыю турындагы норма гамәлдән чыгарыла”, — диде Айбулат Хаҗин.
Мәгариф һәм фән министры билгеләп үтүенчә, мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итү мәктәптә тәртип һәм чисталык урнаштыруга да, мәктәп яны участогында эшләүгә дә, уку йортын бизәүгә, мәктәп музейларында, театрларда һәм китапханәләрдә эшләүгә дә кагылачак.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас