+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 Августа 2023, 13:50

Илнең мәгариф җитәкчеләре Уфага җыелды

Бүген алар М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты эшчәнлеге белән танышты.

Илнең мәгариф җитәкчеләре Уфага җыелдыИлнең мәгариф җитәкчеләре Уфага җыелды
Илнең мәгариф җитәкчеләре Уфага җыелды

15-16 август көннәрендә Уфада Русия субъектларының мәгариф белән идарә итү төбәк органнары җитәкчеләре, “Балачак навигаторлары” проекты координаторлары, “Беренчеләр хәрәкәте” Русия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлекчәләре советлары рәисләре катнашлыгында Бөтенрусия киңәшмәсе үтә.

Бүген чарада катнашучылар “Торатау” Конгресс-холлында “Яңа уку елында мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр” һәм “Мәгарифне мәгълүматлаштыру” дигән темаларга багышланган сессияләрдә фикер алышты.

Иртәгә, 16 августа, “Торатау” Конгресс-холында Бөтенрусия киңәшмәсенең пленар өлеше үтә.

Бүген илнең төрле төбәкләреннән килгән мәгариф җитәкчеләре Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты эшчәнлеге белән танышты, үзләрен кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты.

Эшлекле сәфәр кысаларында мәгариф вәкилләре университетның башкорт филологиясе факультетында булды. Биредә башкала кунаклары “Башкорт телен дистанцион укыту халыкара системасы”, “Без үзебез башкортлар” проектлары, шулай ук полилингваль мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү эшчәнлеге, укыту-методик әсбаплар күргәзмәсе белән якыннан танышты.

Башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Сәлимә Таһирова, факультетның 30 елдан артык эшчәнлегенә байкау ясап, республиканың милли мәгариф өлкәсенә 2 меңнән артык югары квалификацияле белгечнең нәкъ биредә әзерләнүен ассызыклады. Факультет структурасына башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы, Көнчыгыш телләре үзәге, Башкорт фольклорының фәнни-тикшеренү үзәге карый. Факультетта студентларга - бакалавриат, магистратура, аспирантура кебек баскычлар үтү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү, ә педагогларга, тәрбиячеләргә белемнәрен камилләштерү, квалификацияләрен күтәрү өчен киң мөмкинлекләр тәкъдим ителә.

Шунысы үзенчәлекле, 2021-22 уку елында университетта барлык 1нче курс студентлары өчен “Акмулла гыйлеменә кереш” (“Акмулловедение”) дисциплинасы кертелгән. Яшьләргә белем генә түгел, тәрбия бирү максатыннан оештырылган әлеге курс мәгърифәтчелек характерында һәм студентларны Акмулланың биографиясе һәм иҗаты, төбәктәге мәгърифәт һәм мәгариф тарихы белән таныштыруны, шулай ук республиканың һәм аның башкаласы Уфаның рухи-мәдәни байлыгын күрсәтүне максат итеп куя. Әлеге курс турында җанлы һәм кызыклы итеп филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев һәм этнограф, тарих фәннәре канидидаты Гөлкәй Шәгапова сөйләделәр.

Башкорт филологиясе факультеты галимнәре укыту эшчәнлеге белән бергә, укытучылар, тәрбиячеләр, балалар өчен дидактик материаллар, укыту әсбаплары әзерләүгә дә зур игътибар бирә. Кафедра преподавательләре Зөләйха Хәбибуллина һәм Гөлфия Дәүләтколова мәгариф җитәкчеләрен үзләре әзерләгән күргәзмә материаллар белән таныштырды. Әйтик, республика Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылган “Әкияттә кунакта” дигән дидактик материал төрле халыкларның 15 төрле әкияте кергән чагу китап, кубиклар, пазллар рәвешендә эшләнгән. Аларны сынау өчен Уфа шәһәренең 202нче полилингваль, 277нче һәм Салават шәһәрендәге 50нче башкорт балалар бакчаларында ачык дәресләр үткән.

Кунаклар Башкорт филологиясе факультеты деканы Ләйлә Хөсәеновага һәм коллективка кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерде, шулай ук белем бирү һәм тәрбия алымнары белән якыннан танышу теләген җиткерде.
 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас