Узган җомгада Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узды. Ул “Мәгариф системасы. Мәгънәләр трансформациясе” девизы астында узды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова, мәгариф министры Айбулат Хаҗин, Хөкүмәт әгъзалары, югары уку йортлары ректорлары, район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, укытучылар, мәгариф ветераннары катнашты. Педагоглар форумында катнашучылар башта 7 дискуссия мәйданчыгында мәгариф өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып барды.
Пленар утырышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров педагогларны якынлашып килүче уку елы белән котлады һәм республика мәгариф системасын үстерүнең төп бурычларын билгеләде. Тармакта көтелгән яңалыклар, киләчәккә билгеләнгән максат-бурычлар — түбәндә шуларның һәркайсына кыскача тукталып үтәрбез.
Патриотик тәрбиягә аерым игътибар
Махсус хәрби операция үткәрү шартларында яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең роле шактый артты. Әлеге бурычның мөһимлеген республика Башлыгы аерым ассызыклады.
– Хөрмәтле педагоглар, сезгә балалар һәм үсмерләр белән системалы эшләвегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең кичәге укучыларыгыз бүген алгы сызыкта лаеклы көрәшә, батырлык һәм патриотизм үрнәге күрсәтә. Бу безнең белем бирү һәм яшьләр белән эшләүнең дөрес юнәлештә булуын күрсәтә, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә укытучылар, мәктәп директорларының да катнашуын, аларның хәрби бурычларын лаеклы, намус белән үтәвен аерым телгә алды. Республика Башлыгы билгеләвенчә, фронтка ярдәм итүгә мәктәп укучылары, укытучылар, колледж студентлары, производствода укыту осталары үз өлешләрен кертә. Алар маскировка челтәрләре бәйли, окоп шәмнәре ясый, азык-төлек посылкалары әзерли, хатлар яза, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итә.
Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына күрсәтелгән социаль ярдәм чараларына аерым тукталды. 3 меңнән артык бала балалар бакчаларына бушлай йөри, 2,5 мең 5-11нче сыйныфлар укучысы һәм 500дән артык колледж студенты бушлай туклану белән тәэмин ителгән, 2 мең бала түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри. Ярдәм чаралары арасында балаларны колледжларда бушлай укытуга сертификатлар да бар. Радий Хәбиров моны коммерцияле уку йортларында да кулланырга тәкъдим итте.
1 сентябрьдә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 593 бала беренче сыйныфка укырга барачак. Төбәк Башлыгы бу гаиләләргә аерым игътибар бирү бурычы куйды.
Яңа уку елында патриотик тәрбиягә аерым игътибар биреләчәк, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. Билгеле булуынча, агымдагы елда төбәк-тә патриотик тәрбия турында закон кабул ителде. Моннан тыш, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2027 елга кадәр патриотик тәрбия бирү-нең республика программасы проекты әзерләнгән. Патриотик эш буенча муниципаль координаторлар институты оештырылган, алар бу эшне системалы алып бара.
Республикада патриотик тәрбия бирүне оештыру ягыннан иң яхшы мәктәпләрне конкурс сайлап алуы үткәрелә. Быел иң яхшы 10 мәктәп 1әр миллион сум грант алачак.
Киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, 1 сентябрьдән “ОБЖ” курсы башлангыч хәрби әзерлек белән тулыландырылачак. Әлегә 10-11нче сыйныф укучылары өчен “ОБЖ “ программасына “башлангыч хәрби әзерлек элементлары” модуле кертеләчәк. 2024 елның 1 сентябреннән “Хәвефсезлек нигезләре һәм Ватанны саклау” дәресе кертеләчәк.
Моннан тыш, Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан 10-11нче сыйныфлар өчен тарих буенча яңартылган дәреслекләр әзерләнгән, алар федераль исемлеккә кертелгән. Бу басмаларны куллану агымдагы елның 1 сентябреннән мәҗбүри булачак.
Радий Хәбиров кушуы буенча республикада Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныфлар булдырыла. Узган уку елында мәктәпләрдә 92 “Шәйморатов сыйныфы” ачылган. Яңа уку елында тагын 99ны ачу планлаштырыла.
Төзелеш, ремонт, реконструкцияләү
Мәгариф киңәшмәсендә Радий Хәбиров төбәктә мәктәпләр, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары биналарын төзү, реконструкцияләү, ремонтлау, уку базасын яңарту соңгы елларда моңарчы күрелмәгән темплар белән баруын билгеләде. Республика Башлыгы һәм Хөкүмәт ярдәме белән финанслау арттырылган. Нәтиҗәдә, агымдагы елда бу максатларга республика бюджетыннан 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында Башкортстанга федераль бюджеттан 8 миллиард 610 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
“2026 елга кадәр 365 мәктәп бинасын капиталь ремонтларга планлаштырабыз. 140 мәктәп бинасын ике ел эчендә инде төзекләндердек. Узган елда яңартылган 63 мәктәптә парта артына 21 меңгә якын укучы утырды. Быел ремонт 77 мәктәп бинасында үткәрелә, аларда 16,6 мең бала белем алачак. Нәтиҗәле заявка кампаниясе өчен төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт белдерәм. Җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча без Русиядә беренче урында”, — диде Радий Хәбиров.
Күптелле мәктәпләр арта
Билгеле булуынча, Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә дүрт полилингваль уку йорты булдырылды. Агымдагы елда Хәйбулла һәм Учалы районнарында полилингваль мәктәп ачу Мишкә районында һәм Сибай шәһәрендә капиталь ремонттан соң, гамәлдәге ике гомуми белем бирү оешмасын полилингваль мәктәпләр итеп үзгәртеп кору планлаштырыла. Шулай ук яңа уку елында Баймак, Бишбүләк һәм Тәтешле районнары мәктәпләрендә полилингваль сыйныфлар ачылачак. 44 балалар бакчасында урыс, башкорт һәм инглиз телләрен өйрәнүче полилингваль төркемнәр эшли.
“Педагог һәм остаз елы”нда беренче тапкыр күппрофильле полилингваль мәктәпләрнең икетелле һәм полилингваль нигездә белем бирүче укытучыларына, башкорт, урыс, туган тел укытучылары белән беррәттән, республика Хөкүмәте тарафыннан акчалата бүләкләр биреләчәк.
Һөнәри юнәлеш бирү мөһим
Башкортстан мәктәпләрендә һөнәр сайлауга җитди игътибар биреләчәк. Мәсәлән, төбәктә профильле педагогик 87 (психологик-педагогик) сыйныф булдырылган. Өстәвенә, педагогик колледжлар 8-9нчы сыйныф укучылары белән эш алып бара. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы юнәлешендәге агросыйныфлар булдыру эше дә дәвам итә. Медицина тармагына килгәндә, республикада 10-11нче сыйныф укучылары өчен ике проект гамәлгә ашырыла: “Уфа мәктәбендә медицина сыйныфы” (башкаланың тугыз мәктәбендә) һәм “Павлов сыйныфлары” эшли.
Моннан тыш, төбәктә кадет тибындагы 243 сыйныф, балаларны тулы кадет белеме белән тәэмин итүче аерым мәктәпләр уңышлы эшли. Сүз уңаеннан, Александр Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының кадет корпусы Башкортстанда ресурс үзәге булып тора.
“Русия Президенты йөкләмәсен үтәү максатыннан, узган елның 1 сентябреннән республиканың сигез мәктәбендә авиатөзелеш профилендәге инженер сыйныфлары булдырылды. Балалар өчен инженерлык юнәлеше буенча махсус уку программалары эшләнгән, шул исәптән пилотсыз очу аппаратларын программалаштыру һәм идарә итү, токарь һәм слесарь станокларында практик эш, инженерлык конструкциясен үстерү”, – диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Быел 1 сентябрьдән мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр барлыкка киләчәк, алар атна саен узачак.
Тагын бер мөһим яңалык: мәктәпләргә хезмәт тәрбиясе кире кайтарыла. Хәзер мәктәп укучылары җәмгыятькә файдалы эшләрдә катнашырга, шул исәптән мәктәп бинасында һәм мәктәп яны территориясендә чисталык һәм тәртипне сакларга тиеш.
Алты үзәк булачак
Август киңәшмәсендә катнашучылар соңгы елларда республикада эшче һөнәрләрнең абруе, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керергә теләүчеләр саны артуын билгеләп үтте.
“Узган елда безнең урта һөнәри белем бирү системасы өчен уңышлы булды. “Профессиналитет” проекты кысаларында ике ел эчендә урта һөнәри белем бирү учрежде-ниеләренең матди базасын ныгытуга 1 миллиард 152 миллион сум федераль акча җәлеп ителде.
Узган ел машина төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләү буенча беренче үзәк эшли башлады. Быел инде алар алты булачак, шул исәптән 4се социаль тармакта – педагогика һәм медицинада. Киләсе елда туризм, креатив индустрия, авыл хуҗалыгы, химия сәнәгате һәм машина төзелеше өлкәләрендә тагын алты үзәк барлыкка киләчәк. Мондый компетенция үзәкләре саны буенча безнең республика лидерлар рәтендә”, – диде Башкортстан Башлыгы.
Балалар бакчаларын яңалыклар көтә
Киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Республикада дүртенче ел “Мәктәп-кәчә белем бирү сертификаты” проекты гамәлгә ашырыла. Ул Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан иң яхшы практикалар исемлегенә кер-телгән һәм башка төбәкләргә тәкъдим ителгән. Әлеге проектта Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре һәм Иглин районы катнаша, барлыгы 2150 сертификат бирелгән.
Проект өч яшькә кадәрге балаларга кагыла. Республика Башлыгы Мәгариф һәм фән, Финанс министрлыкларына сертификатның гамәлдә булуын 7 яшькә кадәр озайту мәсьәләсен эшләү һәм аның күлә-мен арттырып индексацияләү бурычы куйды.
– Соңгы берничә елда шәхси балалар бакчалары саны ике тапкыр артып, 54 учреждениегә җитте. Һәм алар гарантияле заказ ала, – диде төбәк җитәкчесе.
Яңа уку елыннан башлап мәктәпкәчә учреждениеләрнең иң яхшы педагоглары, мәктәп укытучылары белән беррәттән, 500 мең сум күләмендә грантлар өчен көрәшә алачак. Башкортстан Башлыгы шундый 50 грант бүлеп бирүне игълан итте.
“Горурлык хисләре кичерәбез!”
Пленар утырышта мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт салучы укытучыларның эше бәяләнде. Радий Хәбиров мәгарифне үстерүгә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән, “Ел укытучысы” республика конкурсында җиңгән һәм лауреат булган укытучыларны бүләкләде.
Республиканың иң яхшы педагоглары арасында “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе – Бүздәк районының Каран мәктәбе укытучысы Зөлфия Мансурова һәм бәйгенең финалчылары — Караидел районының Яугилде мәктәбеннән Эльза Закирҗанова, Миякә районының Кыргыз-Миякә 1нче мәктәбеннән Айгөл Махиянова, Нефтекама 2нче мәктәбеннән Алия Шәфыйкова һәм Кушнаренко 1нче мәктәбеннән Зөлфия Якупова бүләкләнделәр.
– Бүген чиксез горурлык хисләре кичерәбез. Хезмәтебезнең республика җитәкчесе тарафыннан бәяләнүе күңелгә әйтеп бетергесез шатлык хисләре, шул ук вакытта алдагы эшчәнлек өчен җаваплылык та өсти, — ди мөгаллимәләр.