+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 август 2023, 04:52

Онытылмас мәктәп еллары...

Ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, алар үз чагулыгын җуймый икән.

Онытылмас мәктәп еллары...Онытылмас мәктәп еллары...
Онытылмас мәктәп еллары...
Тормыш юллары катлаулы –
Бер ялгызың юл үтмә.
Йөрәк җырлары булырдай
Дусларыңны онытма.
Әнгам Атнабаев.

Бу ел Әнгам Атнабаев исемендәге Күрдем урта мәктәбенең 1967-68 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен икеләтә истәлекле. Беренчедән, Башкортстанның халык шагыйре, күренекле драматург, якташыбыз Әнгам Атнабаевның 95 еллык юбилее булса, икенчедән, күренекле шәхес исемен йөртүче мәктәпне тәмамлавыбызга 55 ел үткән.

Без Болгар (Беренче Зиремзибаш) авылыннан үзебезнең авылда башлангыч сыйныфны тәмамлап, Мәнзүмә Вәлиуллина, Фердинант Гасаликов, Хализә Хафизова, Фәйрүзә Халикова һәм мин, Венера Солтангалиева, Күрдем урта мәктәбендә укуыбызны дәвам иттек. Төрле авылдан, Күрдем, Беренче Зиремзибаш, Икенче Зиремзибаш (Кече Мәмәтәй), Сараштыбаш, Боргынбаш, Ташкин, Ирәкте, Кустаревка, Малиновка авылларыннан җыелган балалар саны күп булганлыктан, безне ике сыйныфка бүлделәр. Ә инде 9нчы сыйныфка Йосып, Ачы-елга, Биҗ, Югары Кодаш, Түбән Кодаш, Беренче Яңавыл (Өшкеш), Кәрдәвеш, Бүәдебаш авылларыннан сигезьеллык мәктәпләрне тәмамлаган укучылар килеп кушылды. Күрше Яңавыл районының Урал авылыннан да бар иде укучылар.

Безне, 18 авылдан җыелган 60тан артык укучыны, белемгә омтылыш, мәктәпнең, авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашу бердәм, дус, тату коллектив итеп туплады. Тирә-як авылларда концертлар куюда, ял кичәләре оештыруда башлап йөрүчеләр булдык. Авыл халкына матур җырлар, бию, нәфис сүз, оста итеп баянда уйнаулар яшәүгә дәрт бирде. Аеруча Дилия Әхмәтованың, Әхнәф Хисмәтовның җырлары, Ира Хәбибова белән Әлфинә Закированың биюләре якты хатирә булып саклана. Кыңгыраулы мәктәп елларының шаулап-гөрләп үтеп киткәне сизелми дә калды...
Илебезнең төрле өлкәләрендә яшәсәк тә, без хәбәрләшеп тордык, 10 ел саен, соңгы елларда 5 елга бер очрашып, дуслык җепләренең өзелүенә юл куймадык. Менә тагын олы тантаналар хөрмәтенә очрашуга җыелдык. Килә алмаучылар бик аз иде. Мәктәп тәмамлаганнан соң, төрлебез төрле якка таралышкан кошлар кебек, ерак араларны якынайтып, тормыш мәшәкатьләрен калдырып, дулкынланып килдек. Күрешмәгәнгә биш ел үтеп тә киткән бит! Мәңгелеккә безне ташлап киткәннәрне бер минутка тын калып, искә алып үттек. Җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын. Аннары һәркем үзенең соңгы еллардагы тормышындагы үзгәрешләр, яңалыклары белән таныштырды. Күңелләрдә хатирәләр яңарып, кичерешләр белән һәркемнең уртаклашасы килде. Сөйләр сүзләр күп җыелган.
Мәктәп елларындагы кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр күңелләребездә төрле кичерешләр уятты. Яраткан укытучыларыбыз Фазыл Бәшир улын, Җәүдәт Миңнегәрәй улын, Азалия Гафар кызын, Земфира Касыйм кызын, Римма Хаҗи кызын, Рәшидә Нәби кызын
һ. б. хөрмәтләп искә алып үттек. Мәктәптә алган төпле белем, тәрбия, бигрәк тә хезмәт тәрбиясе, безне тормышта гел озатып барды, алга этәрде. Сыйныфташларымның һәрберсе тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә лаеклы, илебезгә намуслы хезмәт күрсәтеп, соклангыч гомер юлы үтеп, хаклы ялга чыккан. Без барыбыз да бәхетебезне намуслы хезмәттә, соклангыч гаиләләрдә таптык. Әйе, бәхетлебез! Безнең балалык, яшьлек елларыбыз илебез тарихына кереп калган советлар чорында үтте. Без – якташыбыз, авылдашыбыз, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗатыннан, шигырьләреннән илһам, фәһем алып үскән буын. Әнгам аганың “Эш” дигән шигыренең түбәндәге юлларын тормыш девизы итеп алып, күпләребез югары хезмәт казанышларына иреште:

Ышанычлы бар байлыгым шунда:
Ашарыма икмәк – шул йөктә,
Кияремә күлмәк – шул йөктә,
Туган илгә терәк – шул йөктә.
Авыр икән, әйдә авыр булсын,
Һәм булсын ул һәр чак биектә!

Арабызда Русиянең атказанган шахтеры Фирдәвис Якупов, Русиянең атказанган нефтьчесе Таһир Мортазин, “Русия Федерациясенең атказанган укытучысы” исеменә лаек булган Русиянең халык мәгарифе алдынгысы Зөһрә Нурмөхәммәтова, Башкортстанның атказанган укытучысы Дилия Шакирҗанова, атказанган төзүчесе Финат Шәрәпов, атказанган нефтьчесе Фидәил Кашапов, атказанган икътисадчысы Рәдинә Гыйбадуллина, югары категорияле табиб, полковник Салават Ибраһимов, Русиянең сәламәтлек саклау алдынгылары, табиблар Финәил Гыйлемшин, Хализә Ихсанова, шәфкать туташы Фәгыйлә Локманова, Русия кулланучылар җәмгыяте алдынгылары Рәйдә Габдуллина, Тәрҗимә Шәмсетдинова, Башкортстанның мактаулы нефтьчесе Сәгыйть Усманов, нефть-газ разведкасы өлкәсендә эшләп, “Намуслы хезмәт өчен” медаленә лаек булган Әдиләт Әдиятуллина, Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының алдынгы хезмәткәре Гөлфирә Ситдыйкова, Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә сәүдә өлкәсендә баш бухгалтер вазыйфасын башкарып, бихисап бүләкләргә лаек булган Гүзәлия Сәлимгәрәева һәм башка төрле өлкәләрдә эшләп, “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булган бик күп хезмәт алдынгылары бар. Шунысы куанычлы: сыйныфташларым, кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, бүгенге җиңел булмаган тормышта да үз кыйблаларын югалтмаган, чын кеше булып кала белгән. Хезмәт сөйгән буын буларак, беркемнең дә тормыштан зарлануы ишетелмәде.

Кичәдә Әнгам Атнабаевның иҗаты һәм аның тормыш юлы буенча викторина үткәрелде. Сыйныфташларымның Башкортстанның халык шагыйре иҗатыннан күп шигырь, поэмаларны яттан сәнгатьле итеп сөйләве күңелләргә хуш килде. Әмма Рәйфә Хәйдәрова, Зәһинә һәм Финат Шәрәповларга тиңләшүчеләр булмады. Викторина җиңүчеләре Әнгам Атнабаевның 95 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Күңелләрдә Атнабай” китабы белән бүләкләнде. Кичә ахырында Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган “Җиз кыңгырау моңнары”, “Дусларыңны онытма” җырларының яңгыравы безне, гүя, яңадан гүзәл яшьлеккә, онытылмас мәктәп елларына алып кайтты.
Бу истәлекле очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, яшәргә көч биреп, киләчәккә яңа өметләр уятып, сизелмичә үтеп китте. Кичәдән илһам, матур, күркәм тәэссоратлар алып, тагын бер елдан очрашырга сүз куешып хушлаштык. Кичәне оештырган сыйныфташларыбыз Рәйдә Габдуллина, Рәдинә Гыйбадуллина, Нурлыһөдә Әхмәдуллина, Финат Шәрәповка барлык сыйныфташлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәм. Сыйныфташларның, мәктәп тәмамлавыбызга 55 ел үтсә дә, бүгенге көнгә кадәр бер-берсе белән даими элемтәдә торуы, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәве хөрмәткә лаек. Бу очрашуда булганнан соң дуслыкны, кешеләрне еллар, ерак аралар аера алмавына тагын бер мәртәбә инандым.

Венера Шәйхисламова,
ветеран-укытучы,
Башкортстанның мәгариф алдынгысы, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты.
Мәчетле районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас