+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 август 2023, 11:10

Башкортстан делегациясе кампусларга багышланган стратегик сессиядә

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Уфа югары уку йортлары студентлар кампусын төзү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы делегациясе Русия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы үткәргән стратегик сессиядә катнашты.

Башкортстан делегациясе кампусларга багышланган стратегик сессиядәБашкортстан делегациясе кампусларга багышланган стратегик сессиядә
Башкортстан делегациясе кампусларга багышланган стратегик сессиядә

Сәламләү сүзендә Русия мәгариф министры урынбасары Андрей Омельчук билгеләп үткәнчә, Русия университетларында төзелә торган дөнья дәрәҗәсендәге кампусларның 17 проекты яңа киңлек булачак, ул югары белем бирү системасының һәм югары уку йортларының бөтен эшен үзгәртәчәк. Инде бүген һәр кампуста технологик үсешнең үз юнәлешләре, үзләренең гамәли тикшеренүләре бар, һәм стратсессия бурычы - аларны ил масштабларында технологик эшкуарлык экосистемасына интеграцияләү. Нәкъ менә шуңа күрә стратегик сессия «Технопром-2023» Халыкара технологик үсеш форумы белән бер үк вакытта үткәрелә һәм аның мөһим чараларының берсе булып тора.

Чарада заманча мәгариф, медицина объектларында «санлы игезәкләр» кертү буенча иң яхшы тәҗрибәләр күрсәтелде.

"Санлы игезәк" - бу объектта барган физик объектның һәм процессларның виртуаль күчермәсе. Мондый "электрон игезәк" бина турында мәгълүмат җыя һәм, әлеге объектның "тере" моделен, бинасын булдыру өчен математик модельләштерүне куллана.

Санлы игезәкне куллану объектның торышын өзлексез мониторинглауга, эшнең критик режимнарын күзәтеп баруга һәм ахыр чиктә бинаның сакчыл идарәсенә һәм уртак файдаланудагы биналарга ярдәм итә. Төзелә торган Уфа кампусы булачак фәнни-мәгариф объекты белән идарә итүнең иң яңа ысулларын кертү республиканың яңа эре объектлары эшчәнлеген тәэмин итүнең «акыллы» системаларын гамәлгә кертүне популярлаштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас