+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 август 2023, 12:00

Тарихны бердәм дәреслектән өйрәнәчәкләр

Укучылар өчен яңа дәреслекләр инде әзер.

Тарихны бердәм дәреслектән өйрәнәчәкләрТарихны бердәм дәреслектән өйрәнәчәкләр
Тарихны бердәм дәреслектән өйрәнәчәкләр

Русия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән өлкән сыйныф укучылары тарихны яңа - бердәм дәреслекләр буенча өйрәнә башлаячак.

Яңа дәреслеккә ихтыяҗ булу тәкъдиме ил укытучыларыннан керде һәм башка чыганаклардан эзләргә туры килгән мәгълүмат кытлыгы белән аңлатылды.

Дәреслек булдыру өстендә Владимир Мединский, Русиянең Тарихи мәгърифәтчелек буенча ведомствоара комиссия рәисе, академик Александр Чубарьян хезмәт куйдылар. Яңа дәреслектә - Русиядә һәм дөньяда булган соңгы мөһим вакыйгалар буенча иң тулы тарихи картина.

- Без бу җитешсезлекне җиңдек (европоцентристлык), өстәвенә, барлык укытучылар да безне хуплады. Хәзер дәреслектә Кытай, Һиндстан, Япония турында күп языла. Хәтта беренче тапкыр Африка континенты бар, бигрәк тә 11нче сыйныф дәреслегендә. Латин Америкасы турындагы бүлекләр барлыкка килде. Дөньяда мәдәният һәм фән бүлекләре шактый камилләштерелде, - дип ачыклык кертте Александр Чубарьян.

Бердәм тарих дәреслеге 4 томнан тора - "Русия тарихы" һәм 10-11нче сыйныфлар өчен "Гомум тарих". Киләсе уку елы башына 5-9нчы сыйныфлар өчен дә тарих дәреслекләре әзер булачак, шулай итеп ил мәктәпләре тарихның тулы бер линейкасын алачак.

Башкортстан мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары да яңа дәреслекләр буенча тарих өйрәнүгә керешәчәк, моны республика Мәгариф министрлыгы хәстәрләде. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тарих укытучыларын да яңа дәреслек көтә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас