+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 август 2023, 08:46

Тренерларның да хезмәт хакы артачак

Бу хакта ил Президенты Владимир Путин белдерде.

Тренерларның да хезмәт хакы артачакТренерларның да хезмәт хакы артачак
Тренерларның да хезмәт хакы артачак
Мәгариф оешмалары статусын кире кайтарган Русия спорт мәктәпләре педагоглары, башка педагоглар кебек үк, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителергә тиеш, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.
 
- 1 сентябрь - уку елы башы. Бездә бу өлкәдә кайбер үзгәрешләр бар, шул исәптән спорт мәктәпләренә мәгариф оешмалары статусын кайтару. Димәк, бу өлкәдә эшләүчеләрнең барысы да, педагогик хезмәткәр буларак, тиешле хезмәт хакы белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хезмәт хакының, отпускның артуы, аттестация процедурасының гадиләшүе һәм башкалар белән бәйле. Бу - шактый зур эш, - диде Владимир Путин.

Русия Президенты вице-премьер Дмитрий Чернышенкога бу эшне контрольга алырга кушты.

Фото: "РИА Новости" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас