+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 август 2023, 08:29

Мөһим килешүләргә кул куелды

Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында Санкт-Петербургта һөнәри белем бирү өлкәсендә 4 килешү имзаланды.

Мөһим килешүләргә кул куелдыМөһим килешүләргә кул куелды
Мөһим килешүләргә кул куелды
Кичә, 26 августта, Башкортстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары делегациясе Санкт-Петербург колледжларында булды. Төп максат - тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу.

Биредә "Урта һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре буенча төбәкара хезмәттәшлек" дигән дискуссия мәйданчыгы узды, анда түбәндәге сораулар каралды:
- урта һөнәри белем бирү системасын үстерү перспективалары,
- уку-җитештерү комплекслары булдыру,
- "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне оештыру,
- оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре, пилотсыз авиация системалары тармагы өчен кадрлар әзерләү,
- чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруны маршрутлаштыру.

Арытаба Башкортстан һәм Санкт-Петербург уку йортлары арасында берничә килешүгә кул куелды.

Фото: "Мәгариф" министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас