+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2023, 10:25

Башкортстан Башлыгы Уфа радиоэлектроника колледжында булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжында булды.

Башкортстан Башлыгы Уфа радиоэлектроника колледжында булдыБашкортстан Башлыгы Уфа радиоэлектроника колледжында булды
Башкортстан Башлыгы Уфа радиоэлектроника колледжында булды

Дим районындагы уку йортының яңартылган корпусы быел февральдә ачылды. Биредә янгын хәвефсезлеге һәм гадәттән тыш хәлләрдә саклану буенча белгечләр әзерлиләр.

Төбәк җитәкчесе студентларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

- Сезне чын күңелдән 1 сентябрь - Белем көне белән котлыйм! Искиткеч уку елы телим. Беренче чиратта, минем яңа гына укый башлаган беренче курс студентларына мөрәҗәгать итәсем килә. Сез бик яхшы колледж сайлагансыз, чыннан да ихтыяҗлы, чын ир-егетләр белгечлеге. Укудан соң сез яхшы, лаеклы эш алырсыз дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров. - Һәркемнең үз тормышы бар. Кемдер колледждан соң укуын дәвам итәчәк, кемдер эшкә барачак. Ләкин сезнең һөнәрләрегез безнең республикага бик кирәк. Сезгә чын күңелдән уңышлар телим!

Тантаналы линейкадан соң Башкортстан Башлыгы колледжның яңа уку корпусын карады. Уку йорты директоры Игорь Нуйкин сөйләвенчә, узган елда республика колледжларын модернизацияләү программасы кысаларында биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Республика җитәкчесе беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресләрендә булды, колледж студентлары һәм укытучылары белән аралашты, аларга уңышлы уку елы теләде.

Радий Хәбиров колледжны модернизацияләүне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте һәм уку йортын алга таба үстерүнең җентекле планын тәкъдим итәргә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас