

Кластер мәйданчыклары дүрт колледжда укучы студентларга һәм яңа һөнәр алырга теләүчеләргә исәпләнгән. Өстәмә белем бирүнең яңа программаларын эшләү һәм гамәлгә кертү эш бирүчеләр катнашлыгында алып барылачак. Яңа структура колледжларны, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне берләштереп, мәгариф өлкәсе өчен квалификацияле кадрлар әзерләячәк.
— Колледжның теге яки бу тармак белән бәйле булуы, предприятиеләрнең колледж белән идарә итүдә, белем бирү программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда, имтихан үткәрүдә катнашуы мөһим, - дип билгеләп үтте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, «Профессионалитет» программасы ярдәмендә Башкортстандагы колледжларның матди базасын ныгытуга федераль бюджеттан 1 миллиард 152 миллион сум акча бүленгән.
Башкортстанда белем бирү кластеры составына Акмулла исемендәге БДПУ колледжы, Мәсәгуть, Туймазы, Нефтекама педколледжлары һәм Д. Мортазин исемендәге Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжы, шулай ук республиканың 11 мәктәбе, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү учреждениесе кергән.
Фото: М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты матбугат хезмәте