

Бүген барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елы башлануын белдереп беренче кыңгырау чыңлый. Җәй буена ял итеп, көч җыйган көр күңелле, шат йөзле кызлар-малайлар янә мәктәп ишекләрен ачты. Республика мәктәпләрендә яңа уку елы 500 меңнән артык укучы өчен башланды. 54 меңгә якын укучыны беренче сыйныфка кабул иттеләр.
Бүздәк районының Каран урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары да Белем көнен күтәренке кәеф белән каршы алды. Яшь, эшлекле мәктәп директоры Айрат Мансуров җитәкләгән коллективның горурланырлык уңышлары, сөенеп уртаклашыр яңалыклары һәр елдагыча бихисап. Беренчедән, Каран мәктәбе узган уку елында укыту-тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча район мәктәпләре арасында 3нче урынга лаек булган. Әлбәттә, бу – зур күрсәткеч. Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаган алты укучының югары уку йортларына керүе дә моны раслый. Әйтик, волонтер, активист, математика һәм информатиканы су кебек эчкән, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Тимур Бәдретдинов бүген – Мәскәү электрон техника институты студенты. Уку алдынгылары Илфат Сәмигуллин һәм Илнара Гыйззәтуллина икесе дә Уфа фән һәм технологияләр университетына укырга кергән. Мәктәп данын күпсанлы конкурсларда-олимпиадаларда данлаган Дарина Ергизова, Айсылу Габдрәүпова, Азалия Ялалова – өчесе дә булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Кызлар М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга кергәннәр. Бер мәктәптән өч укучының ана теле укытучысы һөнәрен сайлавы соңгы елларда республикада күзәтелгән бердәнбер очрактыр, мөгаен.
Әйтергә кирәк, сәнгатьле сөйләм, татар теле һәм әдәбияты белән бәйле республика, төбәкара, халыкара бәйгеләр, конференцияләр җиңүчеләре арасында Каран мәктәбе укучыларының исемнәре даими яңгырый. Узган уку елында белем учагының сәләтле кызлары һәм егетләре “Җанлы сүз-2023”, “Тукай моңнары” республика конкурсларында, татар теле һәм әдәбияты буенча Акмулла олимпиадасы, Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда матур җиңүләре белән сокландырды. Шунысы сөенечле, мәктәпнең татар теленнән ел буена үткәрелгән чараларда, олимпиадаларда актив катнашучы укучылары ел саен диярлек Казанның “Заречье” лагере базасындагы “Дуслык” һәм “Гөлстан” татар теле сменаларына, Актаныштагы “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерена юлламалар белән бүләкләнә. Мәсәлән, быел бәхет Илиза Заһидуллина белән Розалина Ялаловага елмайган. Кызлар җәйге каникулларда, Русиянең татарлар яшәүче бик күп төбәкләреннән җыелган балалар белән бергә, “Бүләк” лагеренда ял итеп сәламәтлекләрен ныгыткан, саф татар мохитендә рухи яктан тагын да баеп кайткан.
Әлбәттә, укучыларның казанышлары артында туган теле белән горурланучы балалар тәрбияләүче, талантлы, киң карашлы укытучы Зөлфия Мансурованың көндәлек фидакарь хезмәте ята.
– Укучыларны иҗади бәйгеләргә алып чыгудан курыкмаска, ялкауланмаска гына кирәк. Мондый тәҗрибә – бала өчен тормыш мәктәбе. Башкалар арасында белем дәрәҗәсен күзалларга, югалып калмаска, үзаллы, тырыш, җаваплы булырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтә, лидерлык сыйфатларын үстерә. Уңышлар туган телеңне яратудан башлануын аңларга ярдәм итә, – ди мөгаллимә.
Зөлфия Җәмил кызы үз эшенә бирелгән, балаларның сәләтен күреп, аны камилләштерүче, алай гына да түгел, биек үрләргә рухландырып, зур максатларга ирешүдә һәрвакыт таяныч була белүче мөгаллимә. Укучыларга сыйфатлы белем бирү белән бергә, һәр баланың сәләтен ачу, шәхес буларак үстерү өчен дә күп көч сала ул. Зөлфия Җәмил кызы оештырган “Салават күпере” курчак театры республика Башлыгы гранты конкурсында җиңүче булды. Ай саен чыгып килүче “Күпнокта” мәктәп гәзите дә аның тынгысыз, тырыш хезмәт җимеше. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе буларак башкарган эшләре дә мактауга лаек. Аның укучылары – район күләмендәге “Үсеш территориясе. Яңа движ” проектының актив әгъзалары, алар үзләре проектлар төзи, яклый, осталык дәресләрендә катнаша.
Шунысы сөенечле, Зөлфия Җәмил кызы быел республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылды. Мөгаллимә һөнәри өлгергәнлеген “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2023” республика конкурсында дәлилләп, җиңүче булды. Ул, чыннан да, үзенең методик һәм тәрбияви ачыш-табышлары белән бүлешергә күптән лаек, тәҗрибәле, төпле педагог. Яңа уку елы алдыннан янә бер сөенечле яңалык – Зөлфия Мансурова “Русиянең иң яхшы укытучысы” грантына лаек булган. Мөгаллимә тырыш хезмәте белән мондый бүләккә икенче тапкыр иреште. Әйткәндәй, шушы көннәрдә башкорт һәм урыс телләре укытучысы Альбина Шәрифуллинаның да, авыл мәктәбендә белем бирүче яшь укытучы буларак, 600 мең сумлык грант белән бүләкләнүе билгеле булды.
Каран мәктәбенең ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, спорт буенча яхшы күрсәткечләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Белем учагы быел авыл мәктәпләре спартакиадасында район буенча беренчелекне яулаган. Биредә балаларның физик сәламәтлеген саклау игътибар үзәгендә тора һәм бу юнәлештә һәрвакыт максатлы эш алып барыла. Укучыларда спортка, сәләмәт яшәү рәвешенә мәхәббәтне физкультура укытучысы Лида Маликова тәрбияли. Төгәллек, дисциплина яратучы Лида Фәһим кызы дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра, баланы үзе сайлаган спорт төрендә алдынгы булырга омтылырлык итеп кызыксындыра белә. Аның укучылары волейбол, баскетбол, футбол, лапта, шашка буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Спортның көрәш төренә мөкиббән балалар “Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тренеры Илдар Сәгыйтов җитәкләгән дзюдо, грепплинг буенча түгәрәкләрдә бик яратып шөгыльләнә. Укучыларның сәламәтлеген кайгыртып, һәр сишәмбе мәктәп автобусында район үзәгендәге бассейнга йөртү оештырылган.
Каран мәктәбе укытучыларының яшь буынны күркәм традицияләр нигезендә тәрбияләве турында да берничә сүз әйтик. Биредә ел саен Балалар сабантуе оештырыла. Коллектив милли бәйрәмнең асылын саклап, зурлап үткәрә бу чараны. Спонсорларны да җәлеп иткәч, балаларга бүләкләрне дә мулдан өләшәләр. Укучы егетләрнең мәйданда көч сынашып, бүләккә тәкә алуы гына ни тора!
Белем учагында ветеран укытучылар, шулай ук төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашулар һәрвакыт җанлы үтә. Шушы мәктәптә эшләп хаклы ялга чыккан хезмәт ветераннарының кызыклы истәлекләре, балаларга теләкләре, кичәге укучыларның үз тәҗрибәләреннән чыгып биргән киңәшләре һөнәр сайлау алдында торган кызлар һәм егетләр өчен аеруча фәһемле. Димәк, биредә педагоглар һөнәри тәрбия юнәлешендә системалы рәвештә эш алып бара, һәрбер укучыга тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәргә ярдәм итә.
Каран мәктәбен үрнәк итеп куярлык янә бер мөһим традиция. Биредә укучылар күптәннән эшләп, хезмәт тәмен, аның күркәм нәтиҗәсен татып үсә. Ә иң мөһиме: әти-әниләр берсе дә моңа каршы түгел, прокуратурага шикаять язучылар да юк. Укучылар чиратлашып сыйныф идәнен юа, мәктәп территориясен тәртиптә тота, иртә яздан мәктәп бакчасында яшелчә-җимеш үстерүгә һәркем үз өлешен кертә. Язын утырталар, җәй буена чүпкә баш төртергә һич ирек бирмиләр, су сибәләр. Аның каравы, ел буена мәктәп ашханәсендә үзләре үстергән файдалы яшелчә-җимешләр белән тукланалар.
— Тәрбия турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк, чаралар үткәрсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз кеше – әхлаклы була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәт тәшкил итә. Шөкер, ата-аналар да моны яхшы аңлый, — ди директор Айрат Флүр улы.
Әлбәттә, мәктәпне данлыклы иткән матур уңышларга 15 укытучыдан торган педагогик коллективның тырышлыгы, эзләнүләре һәм, әлбәттә, бердәмлеге нәтиҗәсендә ирешелә. Укытучылар барысы да югары белемле, 3се – мәгариф отличнигы, 13 укытучы югары категориягә ия. Агымдагы елда мәктәпнең талантлы, тәҗрибәле укытучылар командасы “Соты” III Республика педагогик марафонында “Югары осталык һәм һөнәри эшчәнлекне камилләштерүгә омтылыш өчен” номинациясендә җиңү яулаган.
Шундый зур тәҗрибәгә ия мөгаллимәләрнең берсе – башлангыч сыйныфлар укытучысы Розалия Рамазанова. Быел ул сигезенче тапкыр беренче сыйныфларны кабул итте. “Таләпчән, гадел, кирәк вакытта дус та була белә. Аның укучылары 5нче сыйныфка ныклы әзерлек белән килә”, — ди аның турында хезмәттәшләре.
— Сыйныфка 9 укучы килде, барысы да малайлар. Хезмәт тәҗрибәмдә мондый күренеш беренче тапкыр. Шуңа да ничек укып китәрбез, кызлар булмагач, чаралар, бәйрәмнәрне ничек үткәрербез, дип борчылып та алган идем, ләкин хезмәттәшләрем тынычландырды. Малайлар белән уртак тел табу җиңелрәк тә әле, ди алар. Белем көненә репетиция вакытында, берничә көн эчендә, укучыларым белән бию өйрәндек. Белем үрләренә дә шулай бергәләп атларбыз, сынатмабыз, — дип, яңа укучыларына зур өметләр баглый Розалия Фаат кызы.
...Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйлар да, белем баскычларыннан күтәрелүче укучылар да янә кызыклы, маҗаралар тулы белем иленә сәяхәткә чыкты. Яңа уку елында һәммәгезгә яхшы билгеләр, зур уңышлар насыйп булсын!
Динар Кәлимуллин фотосы.