

Тантананың үзәгендә, әлбәттә, беренче курс студентлары булды. Быел Уфа университеты тагын да тулыланды, унбер меңгә якын яшь кеше төрле уку формаларында студентлар булды.
Белем көне иртәнге чәй белән башланды. Күңелле шартларда чәй эчкәндә УУНиТ ректоры Вадим Захаров, институт директорлары һәм факультет деканы «алтын» яшьләр белән очраштылар. Алар - Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары, БДИ буенча йөз балл җыючылар, «Ростех канатлары» проекты студентлары.
- Сезне Уфа университетында күрүебезгә шатбыз, - дип сәламләде яшь студентларны ректор Вадим Захаров. - Безнең югары уку йортында югары класслы белгечләр әзерләү һәм һәрьяклы үсешкән шәхес тәрбияләү өчен барлык шартлар да булдырылган. Сез биредә үз планнарыгызны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләрне табарсыз дип ышанам: фәннән һәм мәгарифтән алып, иҗатка һәм спортка кадәр.
Ректор беренче курс студентларына символик студент билеты тапшырды, ә Уфа университетының яңа студентлары яхшы укыячаклары турында ант бирде.