+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2023, 10:20

Радий Хәбиров Башкортстан укучыларын һәм укытучыларын бәйрәм белән котлады

1 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Киров районында Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназиядә булды. Биредә 1,5 мең бала белем ала. Яңа уку елыннан биредә шулай ук «Шәйморатовчылар сыйныфы" ачылды.

Радий Хәбиров Башкортстан укучыларын һәм укытучыларын бәйрәм белән котладыРадий Хәбиров Башкортстан укучыларын һәм укытучыларын бәйрәм белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан укучыларын һәм укытучыларын бәйрәм белән котлады

Тантаналы линейкада төбәк җитәкчесе республика укучыларын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

- Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Сезне 1 сентябрь белән котлыйм! - диде Радий Хәбиров. - Бу - безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн. Беренче сыйныф укучылары өчен бу, мөгаен, аларның кечкенә тормышында төп көндер. Бүген Башкортстанда беренче сыйныфка 54 мең бала бара. Бу - безнең өчен үзенчәлекле вакыйга һәм без, әлбәттә, аларга яхшы укуларын телибез.

Бүген мин сезгә республика Башлыгы буларак кына килмәдем. Мин иптәшем һәм көрәштәшем Азат Шамил улы Бадрановның ( Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары) дусты буларак килдем. Аның беренче сыйныфка кызы бара, ә ул үзе махсус хәрби операциядә. Сезнең арагызда да әтиләре шунда булган бик күп балалар бар, сезнең әтиләрегез дә Ватаныбызны яклый. Һәм без, әлбәттә, сез яхшы укысын өчен барысын да эшләячәкбез.

Русия һәм Башкортстан флагларын күтәрү тантанасыннан, шулай ук традицион мәктәп кыңгыравыннан соң гимназия укучылары яңа уку елында беренче дәрескә керделәр.

Радий Хәбиров Азат Бадрановның әти-әнисе һәм хатыны белән бергә аның кызын беренче сыйныфка алып керде һәм барлык сыйныфташларына уңышлы укуларын теләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас