Проект «Башнефть» ярдәме белән республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Объектны төзүгә 430 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән (федераль, төбәк бюджетлары һәм «Башнефть» компаниясе акчалары).
Өч катлы мәктәп бинасында 25 кабинет, зур ашханәле азык-төлек блогы, актлар һәм спорт заллары, китапханә һәм ял итү зоналары бар. Мәктәпнең аерым территориясендә волейбол, футбол кыры һәм йөгерү юлы булган спорт мәйданчыгы урнаштырылган. Мәктәпнең гомум мәйданы - 6372 квадрат метр. Бина барлык заманча таләпләр буенча җиһазландырылган, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит булдырылган.
Белем көнендә ата-аналар һәм укучылар өчен тантаналы линейка узды, аның барышында объектны рәсми ачу тантанасы узды. Чарада Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.
Иң элек ул федераль аграр ведомствога һәм шәхсән Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында әлеге мәктәпне төзүгә 300 миллион сумнан артык федераль акча бүлеп бирелүен билгеләп үтте. "Башнефть"нең генеральный директоры Андрей Лазаревка компаниянең бу проектны хуплаганы һәм социаль объектлар төзүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Фото: Пресс-служба "Башнефти"