+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2023, 11:50

Ватан патриотларын кече яшьтән тәрбиялик!

Балалар бакчаларында һәр яңа атна флаг күтәрү тантанасыннан башланачак.

Ватан патриотларын кече яшьтән тәрбиялик!Ватан патриотларын кече яшьтән тәрбиялик!
Ватан патриотларын кече яшьтән тәрбиялик!

Бүген республиканың барлык балалар бакчаларында да традицион рәвештә Белем көне узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, чаралар дәүләт флагларын күтәрү һәм дәүләт гимннарын башкару тантанасыннан башланды.

Балалар горурлык һәм дәрт белән флаглар күтәрү һәм гимннар башкару тантанасында катнашты, тәрбиячеләр балаларга Русия һәм Башкортстанның дәүләт символлары турында сөйләде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә дәүләт символларын куллану яшь буынны рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итүнең, патриотизм нигезләрен формалаштыруның, Ватаныбызга, мәдәниятебезгә һәм тарихи хәтеребезгә хөрмәтле мөнәсәбәтнең мөһим өлеше булып тора.

Әлегедәй тантаналар атна саен республиканың барлык балалар бакчаларында узачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас