

Ул студентлар өчен индивидуаль белем бирү траекторияләрен төзергә, шулай ук берьюлы берничә квалификация алырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко Русия Хөкүмәте Рәисенең оператив киңәшмәсендә.
Пилот проекты 2023 елның 1 сентябреннән илнең алты югары уку йортында старт алды. Аларда югары белемнең яңа моделен сынап карыйлар - база дәрәҗәсе, махсус дәрәҗә һәм аспирантура дәрәҗәсе. Башкортстан югары уку йортлары пилот проектына кермәде. Уфа Фән һәм технологияләр университеты ректоры Вадим Захаров сүзләренчә, югары белемнең яңа моделендә белем бирү сроклары кызыксыну уята - аларны әзерлек юнәлешенә яки конкрет квалификациягә карап билгеләячәкләр.
Фото: svetput.ru